Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:11

Пакстанда сугышчылар дистәләрчә тотыкны җибәрде


Пакстанның төньяк-көнбатышында сугышчылар берничә көн буе тотык булган дистәләрчә кешене җибәрде.

Тотыклар алынган Куррам район хакимияте вәкиле сугышчыларның 40 тотыкны азат иткәнлеген белдерде. Унлап тотык аңа кадәр үзләре качып китә алган иде.

Сугышчылар кулында тагын унлап кеше кала. Алар җирле электроэнергия ширкәте эшчеләре диелә.

Күзәтүчеләр бу тотык алу Талибанның җирле шыгыйлар белән сөнниләр арасындагы сөйләшүләргә комачаулау тырышлыгы булырга охшаган ди.

XS
SM
MD
LG