Accessibility links

Кайнар хәбәр

Междуреченскийда Кузбасс кешеләре берлеген белмиләр


Междуреченский шәһәре кешеләренең инициатив төркеме вәкиле Елена Першина Русия президентына мөрәҗәгать белән чыккан Кузбасс кешеләре берлеге турында берни дә белмәвен әйтә.

Элегрәк “Эхо Москвы” радиосы интернетта ил җитәкчелегенә ачык хат таратылуы турында хәбәр иткән иде. Ул хатта Кемерово шахтерларына хезмәт хакларын 3 мәртәбә арттыру таләп ителә. Бу таләп үтәлмәгән очракта Кузбасс кешеләре берлеге яңа протест чаралары үткәрү белән яный.

Першина әйтүенчә, хакимият белән инде конструктив диалог башланган һәм яңа протест чаралары бу сөйләшүләргә комачауларга гына мөмкин.

Бүген Кузбасста 9 майда “Распадская” шахтасындагы казада һәлак булган 66-нчы шахтер җирләнде.

24 шахтер һәм коткаручының язмышы әле дә билгесез.
XS
SM
MD
LG