Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баңкокның кайбер өлешләрендә комендант вакыты кертелә


Тайланд Армиясе башкала Баңкокның кайбер өлешләрендә комендант вакыты кертәчәген белдерде.

Баңкокта берничә көн дәвам иткән чуалышларда кимендә 25 кеше һәлак булган, 200-дән артык кеше яраланган дип хәбәр ителә.

Хакимият Баңкокта март аеннан башлап тирмәләр шәһәрчеге булдырган демонстрациячеләргә ультиматум куеп хатын-кызларга һәм өлкән яшьтәгеләргә дүшәмбе төш вакытына кадәр шәһәрчектән китәргә кушты.

Тай армиясе вәкиле Сансерн Кеаукамнерд “Без полициягә, Кызыл Хач оешмасы һәм хөкүмәттән тыш оешмаларга протестчылар янына барып халыкны, бигрәк тә хатын-кызларны, балаларны һәм өлкәннәрне аннан китәргә үгетләргә куштык”, - диде.

Шәһәрнең башка бер өлешендә дә берничә йөз кеше җыела. Демонстрациячеләр Веҗҗаҗива хөкүмәте хакимияткә канунсыз рәвештә килде ди һәм яңа сайлау таләп итә.
XS
SM
MD
LG