Accessibility links

Әфганстанда очкыч казасында 43 кеше һәлак булды


Әфганстанда 38 юлчы һәм 5 очкыч хезмәткәре булган очкыч казага юлыкты.

Pamir Airways һава юллары очкычы төньяктагы Кундуз виләятеннән башкала Кабулга юнәлгән булган.

Әфганстан эчке эшләр министрлыгы вәкиле әйтүенчә, очкыч Гиндукуш тауларындагы Саланг кичүендә төшеп җимерелгән.

Халыкара көчләр җитәкчелеге эзләү эшләрендә ярдам итү өчен төбәккә махсус очкыч җибәрде.
XS
SM
MD
LG