Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:19

Русия җыелма такымын Дик Адвокат җитәкләячәк


Ростов-Донда Русия футбол берлеге конференциясендә Русия җыелма футбол такымының яңа тренеры рәсми рәвештә игълан ителде. Ул һолландияле Дик Адвокат.

Моңарчы Русия такымын 4 ел җитәкләгән һолландияле Гус Һиддинк 2008 елгы Европа чемпионатында бронза медальләр алуга ирешкән иде.

Русия такымын җитәкләү өчен Дик Адвокатка Бельгия футбол федерациясе белән килешүен өзәргә туры килде. 62 яшьлек Адвокат анда 1 ел да эшләп өлгермәде.

XS
SM
MD
LG