Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә Җәмиг мәчете төзеләчәк


Кырым хуҗалык мәхкәмәсе Кырым мөселманнары диния назарәтенең Акмәчет шәһәр шурасына шикаятенә уңай җавап биреп шәһәрдә Җәмиг мәчете төзелешенә урын бирергә дигән карар чыгарды.

Карар нигезендә Акмәчет шәһәр шурасы Кырым мөселманнарының диния назарәте белән килешү төзеп элекке мәчет торган Ялта урамы, 22 йорт адресында төзелеш өчен җир бүлеп бирергә тиеш булачак.

Акмәчет шәһәр башлыгы Геннадий Бабенко шәһәр хакимиятләренең мәхкәмә карарына каршы булмаячагын белдерде.
XS
SM
MD
LG