Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Бердәм Русия”леләр оппозициядән шүрли


“Җирле үзидарә сайлауларында нинди фирка җиңәр?” дигән сорауга Татарстанда һәркем “Бердәм Русия” дип җавап бирәчәк, ди белгечләр. Әмма хакимият фиркасе әгъзалары үзләре 10 октябрьдә узачак бу сайлауның башка елларга караганда катлаулырак булуын фаразлый. Алар бигрәк тә җирле оппозициядән шүрли.

Бу турыда “Бердәм Русия”леләрнең шимбә узган җыелышында сүз чыкты. Бирегә Татарстан “аю”лары белән очрашып, сайлау алдыннан аларга үз киңәшләрен бирергә дип, республика президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде.

Көчле оппозиция белән көрәшкә әзер булырга кирәк


“Бердәм Русия”нең Татарстан бүлегендәге сәяси шура сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, әлеге сайлаулар республикада торак коммуналь хезмәтләргә түләүләр арткан, хезмәт хаклары бер урында торган, 66 мең эшсез булган мәлдә узачак.

“Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә депутатларның яртысы фирка исемлекләре нигезендә сайланачак. Узган сайлауларда КПРФ белән “Гадел Русия” биредә 7%тан артык тавыш җыя алды. Шуңа күрә безгә алардан сак булырга, көчле оппозиция белән көч сынашырга әзер булырга кирәк, ди Мөхәммәтшин.

Миңнеханов: нәфесне тыю кирәк


Рөстәм Миңнехановның исә, президент вазыйфасында “Бердәм Русия”леләр белән беренче генә очрашуы. Сәясәт кешеләре белән очрашуына карамастан, президент бу җыелышта да фирка әгъзаларына икътисад турында сөйләде.

“Татарстан икътисады бераз җайга салына башласа да әлегә кыенлыклар кичерә. Татарстанга үз нәфесне тыю кирәк. Чөнки бюджет акчалары бары тик иң кирәкле чыгымнарны гына капларга җитә”, ди президент . Аның фикеренчә, кыш салкын килү сәбәпле республиканың авыл хуҗалыгы тармагы зур кыенлыклар кичерә. “Авыл хуҗалыгы тармагын җайга салмыйча, сайлау дип, халыкка чыгып булмый. “Бердәм Русия” фиркасенең күп кенә сайлаучысы нәкъ менә авыл җиреннән. Халыкка сайлау алдыннан, көзен генә түгел, ә хәзердән үк ярдәм итә башларга кирәк. Моннан тыш капиталь төзекләндерү, социаль ипотека, юллар, спорт корылмалары төзелешендә катнашып фирканең абруен арттырып була”, ди Миңнеханов. Президент сүзләренчә, Татарстандагы сәяси оппозиция төрле юллар белән тавыш җыярга тырышачак. Ул хакимият фиркасе әгъзаларын алар белән уртак тел табарга киңәш итә.

Оппозиция фиркаләре дә муниципаль сайлауларга әзерләнә башлаган. “Бердәм Русия”леләр җыелыр алдыннан, Татарстан коммунистлары да үз җыелышларын үткәрде.

Татарстан коммунистларының өметләре зурдан

КПРФның республика бүлеге башлыгы Хафиз Миргалимов хакимиятнең оппозицияне таный башлавын әйтә.

“Хакимият коммунистларның көчен тоя башлады. Алар барысын да күреп тора. 20 ел үзләре үткәргән реформа бара, әмма нәтиҗәсе күренми. Җитәкчелек кризисны читтән килде ди. Әмма ул капиталистик системаның нигезенә салынган. Дөнья күләмендә дә, Русиядә дә, элекке Советлар берлеге илләрендә дә халык бу системага каршы чыга. Татарстан Дәүләт шурасында кануннарны белгән, профессиональ оппозициядә булган депутатлар эшләп килә. Безнең кадрлар һәм үзебезнең программа бар. Һәм ул кризистан чыгуның бердәнбер чарасы. Дмитрий Медведевнең “20 ел узды, бернәрсә дә эшләнмәгән, комга барып терәлдек” дигән сүзләре барысын да күрсәтеп тора. “Бердәм Русия” башта “Наш дом Россия”, аннан “Отечество вся Россия” булды. Фирканең исеме үзгәрә, ә кешеләр бер үк.
Хафиз Миргалимов

Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Азнакай да безнең 40% тавыш җыйган булды. Алдагы сайлауларда да хакимият 1996 елдагы кебек, халыкка сайлау мөмкинлеге бирсә, коммунистлар 50-60% тавыш җыя алачагына шикләнмим. Узган 20 ел эчендә әле бер генә сайлауның да канун нигезендә чиста узганы юк. Шуңа да без киләсе муниципаль сайлауга да, үз күзәтүчеләребезне әзерлибез”, ди Хафиз Миргалимов.

Сәясәт белгечләре “Бердәм Русия”гә муниципаль сайлаулар ничек узуы уңаеннан артык борчыласы юк, ди. Чөнки бүген 130 мең татарстанлы әлеге фиркагә керә, республика Дәүләт шурасының 100 депутатның 87-се әлеге фирка әгъзасы, Татарстан хөкүмәтенең яңа составы 45% ка “Бердәм русия”леләрдән тора, узган ел муниципаль сайлауларда да хакимият фиркасе намзәтләре 76% тавыш җыйган иде.
XS
SM
MD
LG