Accessibility links

Кайнар хәбәр

Брюссельдә НАТО стратегик концепциясе турында хисап чыкты


Брюссельдә НАТО баш фатирында элекке АКШ дәүләт секретаре Мадлэн Олбрайт җитәкчелегендәге халыкара белгечләр төркеме НАТОның яңа стратегик концепциясе турында хисап тәкъдим итте.

Анда НАТОның Русия белән мөнәсәбәтләренә махсус бер бүлек багышланган. 50 битлек хисапның киңәшләр бүлегендә НАТОның Евроатлантик төбәктә иминлекне тәэмин итү өчен Русия белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә җыенуы әйтелә.

Анда НАТОның Русиягә янарга җыенмавы, шул ук вакытты Русияне дә куркыныч чыганагы дип карамавы, шулай да тарафлар арасында бер-беренә ышанычсызлык булуы турында әйтелә.

Хисапны әзерләүчеләр НАТОга беректәшләренең иминлеген гарантияләп Русия белән хезмәттәшлек сәясәтен дәвам итәргә киңәш бирә.
XS
SM
MD
LG