Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 15:10

Тай хөкүмәте протестчыларга таралыр өчен биргән вакыт чыкты


Тайланд хакимиятләренең башкала Баңкокта “Кызыл Күлмәкләр” демонстрациячеләренә март аенда башланган протест урыныннан китү өчен биргән вакыты чыкты.

“Кызыл Күлмәкләр" ягына чыккан армия генералы төз атучы мәргән тарафыннан атып яраланганнан соң, чәршәмбе башланган бәрелешләрдә кимендә 36 кеше һәлак булды.

Яраланган генерал Хаттия Сауасдипол бүген вафат булды.

Якшәмбе протестчылар җитәкчелеге хөкүмәт белән БМО арадашлыгында сөйләшүләр үткәрүне сорады.

Әмма хөкүмәт үз эшләренә тыкшынмаска дип чит ил рәсмиләренә һәм оешмаларына берничә мәртәбә кисәтү ясады.

XS
SM
MD
LG