Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Киевта мөнәсәбәтләрне тагын да яхшыртырга тырыша


Русия президенты Дмитрий Медведев җитәкчелегендәге төркем 2 көнлек сәфәр белән Украинага килде. Әлеге сәфәр барышында ул соңгы айларда ике ил арасында яхшыра баручы мөнәсәбәтләрне тагын да яхшыртырга тырыша.

Татарстан һәм Чечня президентлары Рөстәм Миңнеханов белән Рамзан Кадыров та кергән төркемне һава аланында милли киемдәге украин кызлары каршылады.

Украина президенты Виктор Янукович белән очрашуда Медведев “Һәрнәрсәнең чиста кагәз битеннән башлануы бик яхшы. Минем соңгы елларда безнең арада булган кайбер кыен битләр турында әйтәсем килә. Мин бу яңгыр ул чорда эшләнгән тискәре эшләрне юып алыр дип өметләнәм”, - диде.

Медведев белән Янукович яңа килешүләр, шул исәптән чик билгеләү, иярчен навигациясе, банк эшчәнлеге һәм атом хезмәттәшлеге турында да килешүләр имзалар дип көтелә.

Алар шулай ук Украинага күрше Молдовадагы сепаратист Днестр буе төбәгендәге низаг, энергия хезмәттәшлеген тагын да ныгыту һәм Европадагы иминлек мәсьәләләре турында да сөйләшер дип көтелә.

Февраль аенда Янукович Украинада президент итеп сайланганнан соң, Русия белән Украина мөнәсәбәтләре нык кына яхшырды. Көнбатышка йөз тотучы элекке президент Виктор Ющенко чорында мөнәсәбәтләр киеренкеләшкән иде.

Узган айда Медведев белән Янукович Украинага газ бәяләрен нык кын төшерүгә алмашка Русиянең Кара диңгез флотының Украинада тору мөддәтен озайту турында килеште һәм ике илнең дә парламентлары аны раслады.

Украинадагы оппозиция моны ил мәнфәгатьләренә хыянәт дип бәяләде.

Янукович шулай ук Ющенконың НАТОга кушылу сәясәтеннән дә баш тартты.

Русия премьер-министры Владимир Путин хәтта ике илнең дәүләт газ ширкәтләрен берләштерергә тәкъдим итте.

Әмма Янукович мондый берләшүдә Украина ягы бары тик Русия ягы белән тулысынча тиңдәш буларак кына катнаша ала диде. 13 майда ул журналистларга: “Бердәнбер юл иллегә-илле була ала”, - диде.

Русиядән Европа Берлегенә кудырылган газның 80 проценты Украина газүткәргечләре аша үтә.
XS
SM
MD
LG