Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 04:51

Берлинда беренче тапкыр узган Европа берлеге һәм чит илләр башкортлары корылтаенда катнашкан вәкилләрнең күбесе аралашырга, туган якка булган сагынуын басарга килгән төсле тоелды. Алар читтә татар-башкортларның бергәләп дустанә гомер кичерүен, ике мәдәният тә кадерле булуын сөйләде.

Корылтайга килгән вәкилләр белән аралашканда кайберләре эчкерсез рәвештә үзләренең татар булуын да әйтте. Аларның күбесе Башкортстанда туып үскән һәм чит илләргә таралган. Туган якларыннан соңгы бер-ике елда күчкән яшьләр белән беррәттән инде дистә елдан артык Европа илләрендә яшәүчеләр дә бар иде.

Иң зур вәкиллекләр Балтыйк буе илләреннән булды. Эстониядә дә, Латвиядән дә 25-кә якын кешелек вәкиллек катнашты. Корылтайда иң күп чыгыш ясаучылар да әлеге илләрдән иде.

Чараны алып барган Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты җитәкчесе Азамат Галин вәкилләрнең АКШ, Англия, Бразилия, Израил, Кытай, Япония, Мисыр, Италия, Португалия, Франция, Германиядән катнашуын әйтте. “Барлыгы 13 илдән 90 кеше килде”, дип таныштырды ул.

Алар арасында махсус программа нигезендә Бөекбританиягә китеп укучы яшьләр дә бар иде. Әлеге яшьләрне Башкортстан хакимияте киләчәктә республикага әйләнеп кайту шарты белән үз акчасына укыта икән.

Башкортстанны дөньякүләм таныту

Сергей Лаврентьев
Гомумән, корылтай барышында Башкортстанны дөньякүләм таныту мәсьәләсенә шактый игътибар бирелде. Президентның дәүләт киңәшчесе Сергей Лаврентьев та үз чыгышында моңа тукталды.

“Башкорт диаспорасы буларак сез дөнья күләмендә мәдәният һәм республика икътисады үсешенә үз өлешегезне кертә аласыз. Безнең максатыбыз – милләт модернизациясе һәм бу өлкәдә без бергә эшләргә тиеш”, диде ул.

Лаврентьев президент Мортаза Рәхимовның мөрәҗәгатен укыды Һәм аның әлеге чарага зур әһәмият бирүен әйтте.

“Корылтай башланыр алдыннан гына шалтыратып кызыксынды, диде ул.

Премьер-министр урынбасары , мәдәният һәм милли мәсьәләләр министры Илдус Илишев хөкүмәт башлыгы Раил Сарбаевның да телефоннан шалтыратып корылтайга килгән кунаклар хәлен, ничек урнашуларын сорашуын әйтте.

Министр республиканың киләчәк үсеше, дөньякүләм танылуы өчен Башкортстанның читтәге милләттәшләр белән бергә эшләү мөһим булуын белдерде. Ул III корылтай максаты белән таныштырды. Элек узган ике корылтайдан аермалы буларак, быел тел, мәдәният үсеше мәсьәләсе киңрәк каралачагын әйтте.

Илдус Илишев
Илишев сүзләренчә, III корылтайның пленар утырышы ул күбрәк протокол чара, шуңа анда башкортларның барлык проблемнарны әйтеп бетерү мөмкин түгел. Нәкъ шуның өчен дә корылтай алдыннан күп кенә фәнни конференцияләр оештырылуын һәм андагы тәкъдимнәрнең милләтнең киләчәк үсеш планына кертелүен сөйләде.

Берлинда узган чара да нәкъ шуны күздә тотып оештырылгандыр дип әйтергә була. Чөнки читтән килгән вәкилләрнең чыгышын Башкортстан җитәкчелеге зур кызыксыну белән тыңлап, теркәп һәм киләчәктә ярдәм булачагын вәгъдә итеп барды.

Корылтайга вәкилләр исемлеге

Ә чыгыш ясаучыларның күпчелеге III корылтайга намзәтләр иде. Ни сәбәптәндер корылтай барышында намзәтләрнең исемнәре берәм-берәм әйтелмәде, шулай ук таратылган эш документлары арасында да алар язылмаган булып чыкты. Залда утыручыларның берсе исә: “Корылтайга вәкилләр исемен кайдан күреп була?” дигән сорау җавапсыз калды.

Җитәкчелек исә III корылтайның пленар утырышында барысы да катнаша алмаса са, секцияләргә һәркем керә алачагын әйтте.

Ни кызганыч, корылтайда җитәкчелек урысча сөйләде. Шуңадыр вәкилләрнең дә күбесе шул телгә күчәргә мәҗбүр булды.

АКШтан вәкил - Айгөл Лайон(Гыймранова)
Чыгыш ясаучылар исә АКШтан – Айгөл Лайон (Гыймранова), Латвиядән – Земфир Кәлимуллин, Кытайдан – Айдар Сатдыков, Португалиядән – Гөлчирә Кальварио, Мисырдан – Гүзәл Сәлимҗанова, Латвиядән - Финат Газизов, Эстониядән – Салават Әминев, Франциядән – Наталья Кадыйрова, Бразилиядән – Сарьянова Миләүшә, Латвиядән – Ринат Казакбаев, Эстониядән – Флюзә Хәйруллина, Израилдән – Равил Садыйков, Англиядән – Гулли Зарипова, Германиядән – Ирек Баишев, Япониядән – Ришат Муллагильдин, Италиядән – Тәнзилә Гыйльманова иде.

Рудольф Нуриев – башкортмы, татармы?

Балтыйк буе илләреннән килүчеләр чыгышларында балаларга башкорт телен укыту мәсьәләсен күтәрде. Милли мәдәният белән таныштыру өчен аларны кечкенәдән Башкортстанга лагерьларга җибәрүне оештыруны сорады. Мисырдан Гүзәл Сәлимҗанова диаспорага дәреслекләр белән ярдәм итүне үтенде. Ул корылтай алдыннан башкорт җәмгыятен төзергә кирәк булуын әйтте. Һәм шактый проблемнар ачыклануын ассызыклады.

Франциядән Наталья Кадыйрова Парижда татарларның укмашып, дустанә яшәүләрен белдерде.

“Башкортларга да шулай булсын иде, чөнки без таркау”, диде ул.

Илишев исә башкортларның балет биючесе Рудольф Нуриевның исеме генә дә Париждагы татарларның санын каплап китүен әйтте. Әлбәттә, Нуриевның үзен татар дип танытуы күпләргә мәгълүм, әмма килгән кунакларның берсе дә министрга каршы килеп бу хакта әйтмәде.

Бу беренче чиратта аларның күпчелеге татар-башкорт арасында әллә ни зур аерма күрмәү белән дә бәйледер. Алар өчен иң мөһиме якташлары белән бер күрешеп аралашу, үз телләрендә сөйләшү. Татарлар шундый чара оештырса, аларның кайберләре мөгаен анда да катнашырлар иде.

Мәдәни чара таң калдырды


Корылтай вәкилләре өчен мәдәни чаралар шактый югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Курайчы Роберт Юлдашевның 1 сәгатьтән артык дәвам иткән концерты үзе генә дә сөйләп бетергесез булды. Концерттагы башкорт рухы анда килгән һәркем күңеленә сеңеп калгандыр. Кунаклар мондый тамашаны беренче күрүен әйтте.

Кичен Башкортстаннан исеменнән оештырылган тантаналы кичке аш вакытында да Юлдашев төркеме бар халыкны биетте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG