Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа шурасы вәкиле кырымтатарлары белән очрашты


Мәүлет Чавушоглы (сулдан беренче), Мостафа Җәмилев (уңнан беренче)
Мәүлет Чавушоглы (сулдан беренче), Мостафа Җәмилев (уңнан беренче)

Ике көнлек сәфәр белән Кырымга килгән Европа шурасының парламент ассамблеясы рәисе Мәүлет Чавушоглы 15 майда Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев, Бөтендөнья кырымтатар конгрессы президенты Рефат Чубаров, Кырым Югары Радасы рәисе Владимир Константинов, министрлар шурасы рәисе Василий Джарты белен очрашып, кырымтатар мәсьәләләре хакында сөйләшүләр үткәрде.

Очрашуда Украина президентының администрация җитәкчесе Сергей Левочкин да катнашкан. Янукович 13 майда Мәжлес җитәкчелеге белән очрашып, булган мәсьәләләрне хәл итәргә әзер булганын күрсетте, диде ул.

Чавушоглы Европа шурасы парламент ассамблеясы (ЕШПА) 2000 елда кабул иткән «Кырымтатарларнын репатриациясе һәм интеграциясе» турында 1455 санлы махсус рекомендациясе ЕШПА игътибарында даими торганын әйтеп, очрашуда катнашучыларга рәхмәт сүзләрен әйтте. “Мин Страсбургта апрель аенда Янукович белән очрашып сөйләшкән вакытта президент минем катнашуым диалогка ярдәм итәр дигән иде. Президент кырымтатар мәсьәләсе буенча 14 майда фәрман имзалап, Страсбургта ясаган белдерүләрне үти башлавы уңай күренеш”, - диде ул.

Мәжлес рәисе Җәмилев очрашуда катнашучыларны сәләмләп, сөйләшүләр ачык булачак, кырымтатар халкының хокукларын торгызуда туры карарлар кабул ителер дигән өмет белдерде. “Мин шуны да беледерәм. Без Кырымда кунак түгел, без уз җиребездә! Димәк, кырымтатарларының киләчәге аларның хокукларын гаделлек белен торгызылуыннан тора”, - диде ул.

Кырым министрлар шурасы рәисе, Янукович кешесе саналган Василий Джарты, Кырым хакимияте өчен Кырымда яшәүчеләрнең барлык мәсьәләләре якын дип, бер төркем мәсьәләгә тукталып, аларны хәл итүдә кырымтатарларның һәм бөтен җәмгыятьнең ярдәменә өмет итәм, диде.

Бер ярым сәгать дәвам иткән очрашуда Украинада кырымтатарларның хокукларын торгызу турында кануннар кабул итү перспективалары, җир аеру, хакимият органнарында кырымтатарларның вәкаләтлеге һәм башка мәсьәләләр хакында сүз барган. Очрашуда катнашучылар, төрле карашларга карамастан, бу мәсьәләләр, уртак эш барышында хәл ителә ала, дигән фикергә килгән.

Мәүлет Чавушоглы Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев һәм кайбер мәҗлес әгъзалары белән очрашты. Чавушоглының Кырымга сөргенлекнең 66 еллыгы алдыннан килүе дә зур әһәмияткә ия.

Милләте белән төрек булган парламент ассамблеясы рәисенең сәфәре бер яктан һичшиксез Украина хакимиятләренә ясаган көчле бер сигнал булса, икенче яктан кырымтатар мәҗлесенең дәрәҗәсен күтәреп, кырымтатар мәсьәләсен хәл итүдә бер этәргеч була ала.
XS
SM
MD
LG