Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:36

Мәҗит Хуҗин Вьетнамнан кайтты


Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин Вьетнамда булып кайтты. Заманында Башкортстанның авыл хуҗалыгы институтында укыткан, декан булган Мәҗит Хуҗин шул чорда Вьетнамнан килеп укыган шәкертләре чакыруы буенча барган.

“Күпме сугышлар үткәргән Вьетнам бүген бик төзек һәм алга киткән ил. Бүген ул дөге ярмасы җитештерү буенча дөньяда икенче урында бара. Елына икешәр-өчәр тапкыр зур уңышлар җыеп алалар. Анда бернинди эшсез урамда йөргән, яки исерек кешене күрмәссең. Мин нинди сугышлар узып та, бер генә гарип тә күрмәдем.

Баксаң, алар өчен аерым шәһәрчек төзегәннәр икән. Алар өчен анда бөтен шартлар тудырылган. Мин Русиядәге гарипләрнең хәлләре өчен оялып кайттым. Космосларны яулаган ил кешеләре өчен шартлар тудырырга теләми.

Егерме көн эчендә нибары бер генә полиция хезмәткәре күрдем. Миңа аларны халык арасында булулары, шулай ук вьетнамларның канун бозмаулары, полиция хезмәткәрләренә ихтыяҗ булмау белән аңлаттылар. Бик уңган, тырыш, мөлаем халык”, диде Мәҗит Хуҗин.

XS
SM
MD
LG