Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда мөселман егетләре бил алышты


Илһам Хәмәтов балалары белән
Илһам Хәмәтов балалары белән

Татарстан Диния назәрәте мөселман яшьләре арасында татарча көрәш буенча бәйге уздырды. Әлеге бәйге өченче тапкыр Чаллыда үтте. Барлыгы 62 кеше катнашты. Баш батырга Хаҗ сәфәренә юллама бирелде. Ләкин юллама бу юлы бил алышып батыр калучыга түгел, җирәбә уйнатканнан соң тапшырылды. Биш авырлык үлчәвендә җиңүчеләргә акчалата бүләкләр бирелде. Назәрәт кубогы Азнакайга китте.

Быелгы бәйгенең бер үзенчәлеге бар иде, анда Башкортстаннан, Мари Иленнән килгән мөселман егетләре дә катнашты. Казан ислам көллияте студенты, дагстанлы Гомәр Гамадаев та көч сынашты. Гомәр моңа кадәр ирекле көрәш белән шөгыльләнгән.

Күптән түгел генә татарча көрәш белән кызыксына башлаган. Чаллыдагы бәйгедә ул беренче көндәшен җиңде. Икенче көндәшенә җиңелде. Шушы көрәштән соң “Азатлык” хәбәрчесе Гомәр Гамадаевтан ничек татар көрәшенә килүе белән кызыксынды.

“Ирекле көрәшне белгәч, татарча көрәшкә кереп китү кыен булмады. Көрәшергә җиңел. Күнегүләр булса, нәтиҗә дә булыр. Иншаллаһ, сабантуенда да көрәшергә уйлыйм”, диде Гомәр.
Гомәр Гамадаев


Көрәштә сакал да “булыша” икән

Быелгы бил алышучылар арасында сакаллы көрәшчеләр дә байтак иде. Шуларның берсе – Тукай районы Чыршылы авылында туып үскән Илһам Хәмәтов. Ул 90 килограмм авырлыкта 2нче урынны алды.

“Биш тапкыр намаз уку, ураза тоту – тәнгә сәламәтлек бирә, Аллаһ үзе көч өсти. Менә бүген дә 4 җиңү булды. Өч улым – Илназ, Рамазан, Сөләйманны да көрәшкә тарттым. Мондый бәйгеләр бик кирәк. Яшьләр данлы кешегә иярә”, ди ул.

Ә менә көрәшкәндә Илһам әфәнденең сакалы комачау итмәгәнме? “Минем алдагы 4 көндәшемнең сакалы юк иде. Җиңдем. Һәр сакалга фәрештә ябыша, диләр. Сакалның ниндидер ярдәме сизелә, көч бирә, дип уйлыйм”, диде Хәмәтов ярымшаяртулы сорауга чын күңелдән көлеп.

Сәгать уклары көндезге берне күрсәткәндә көрәш залында азан тавышы яңгырады; барча халык күрше бүлмәгә кереп намаз укыды һәм бәйге дәвам итте.

Мөфти Госман хәзрәт
“Елдан-ел көрәшче егетләр арасында дингә тартылучылар арта. Бу – бүгенге намаз вакытында да күренде. Читтән карап торганнар да намазга басты. Мәчеттә мулланы тыңлау белән генә түгел, төрле чаралар белән дә яшьләрне дингә тарту зарур. Яшьләр көрәшчеләрдән үрнәк ала. Әлеге бәйге – дингә чакыру ысулы. Мондагы катнашучылар саны артуы сөендерә.

Быел көрәш ике келәмдә барды. Алдагы елда тагын бер келәм өстәп, сабыйлар өчен дә бәйге булдырырга кирәк. Пәйгамбәребез әйтте: “Ир кеше 3 нәрсәне белергә тиеш: ук ату, атта йөрү, суда йөзү.” Татар мөселман егетләре милли көрәшне дә белсен иде. Хәдистә дә гайрәтле, көчле кеше зәгыйфь кешедән әйбәтрәк, диелә. Көрәш – нәфсең белән дә көрәшү ул”, дип нәтиҗә ясады Татарстан Диния назәрәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый.

Менә бәйге тәмам. 6 авырлык үлчәвендә батыр калучыларга җирәбә уйнатуда катнашырга тәкъдим иттеләр. Шундый юл белән Диния назәрәте баш бүләге – Хаҗ сәфәренә юллама хуҗасы ачыклана. Җирәбәдә Әлмәттән Фәнил Минһаҗев ота. Такымнар арасында беренче урында азнакайлар, икенчедә чаллылар, өченчедә балтачлар.

XS
SM
MD
LG