Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:23

Әфганстанда шартлаудан 19 кеше һәлак булды (видео)


Әфганстанда бүген интихарчы шартлаткан бомбадан 19 кеше һәлак булды, 50-ләп кеше яраланды. Корбаннарның күпчелеге тыныч халыктан.

Халыкара көчләр җитәкчелеге корбаннар арасында 6 НАТО хәрбие булуын раслады.

Аларның кайсы илдән булуы хәбәр ителми. Әфган чыганаклары аларның АКШ хәрбиеләр булуын белдерә.

Шартлау Кабул үзәгендә, хөкүмәт биналары янында булды. Һөҗүм өчен җаваплылыкны Талибан үз өстенә алды.

XS
SM
MD
LG