Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:29

Обама дөньяда матбугатны яклау канунын имзалады


АКШ президенты Барак Обама дөньяда киңкүләм мәгълумат чараларын яклау турында канунны имзалады.

Бу канунга 2002 елда Пакстанда үтерелгән Wall Street Journal хәбәрчесе Дэниэл Перл исеме бирелде.

Обамага кадәр Конгресс хуплавын үткән бу канун АКШ хакимиятләренә дөньяның башка илләрендә сүз иреген бозу очракларына күбрәк игътибар бирергә куша.

Аерым алганда дәүләт департаменты кеше хокуклары турындагы еллык хисапларында дөньядагы төрле дәүләтләрдә киңкүләм мәглумат чараларына мөнәсәбәтне чагылдырырга, журналистларны эзәрлекләүче хөкүмәтләргә аерым игътибар бирергә тиеш булачак.

XS
SM
MD
LG