Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:08

Мәскәү татар җәмәгатьчелеге Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашырга дип килгән иде. Чакыруларда гына түгел, мәдәни үзәк диварларындагы язмалар да очрашу президент белән булачак дип раслаган иде. Ләкин Миңнеханов Русия президенты белән Украинага китү сәбәпле, Мәскәүнең татар халкы белән очраша алмады.

Ләкин килгән халык нәүмиз калмады, алар мәдәни үзәктә Татарстан җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты. Төп хисапны яңа премьер-министр Илдар Халиков ясады. Татарстан вәкилчелегендә мәдәният министры Зилә Вәлиева, Дәүләт җыелышы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров, язучы-депутат Разил Вәлиев бар иде. Бу очрашуда шулай ук Дәүләт Думасы депутатлары Олег Морозов һәм Илдар Гыйльметдинов та катнашты.

Очрашуга дип мәдәни үзәккә 500дән артык милләттәшебез килгән иде. Алар арасында танылган шәхесләр дә, мәсәлән: футболчы Ренат Досаев, хирург Ренат Акчурин, армия генералы Мәхмүт Гәрәев, академик Роберт Нигъмәтуллин, генерал-полковник Рәсим Акчурин һәм башкалар бар иде. Тамаша залында шулай ук төрле югары уку йортларында укучы, мәдәни үзәккә йөрүче яшьләр дә байтак иде.

Очрашуны Татарстанның Русиядәге вәкиле Равил Әхмәтшин ачып җибәрде. Президентның була алмау сәбәпләрен әйтеп, аның белән очрашуны планнан төшереп калдырмыйбыз, ул һичшиксез булачак, диде.

Татарстан республикасы исеменнән Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән килгән халыкны Татарстан премьер-министры Илдар Халиков сәламләде. Ул Мәскәү татарлары тормышыннан хәбәрдар булуын белдереп, аларның эшчәнлеге Татарстанга да, башка төбәкләргә дә үрнәк дип, билгеләп үтте. Татарстан сәнәгате, аның халыкара бәйләнешләре турында сөйләде. Шулай ук бу елның октябрь аенда булачак халык санын исәпкә алуга да тукталды.

Халиков үзенең чыгышында, Мәскәү сабан туен халыкара югарылыкка күтәрергә кирәк, ул бәйрәмгә чит ил илчелекләреннән кунаклар чакырырга кирәк, диде. Татарстан премьер-министры Мәскәүдә үз татар театрын булдыру темасын да күтәрде.

"Мәскәүнең татар мәдәни үзәге Мәскәү, Татарстан башка төбәк татарларын да тартып тору үзәгенә әйләнергә тиеш", диде ул. Бинаның тагын да 49 елга Мәскәү татарларына бушлай куллануга бирелүен искә төшереп, чыгышы ахырында очрашуга килгән халыкка рәхмәтләрен белдерде.

Татарстан вәкилчелеге

Татарстан делегациясе милли үзәкнең китапханәсендә, хореография классында, рәсем студиясендә булдылар, аларның эшчәнлегенә уңай бәя бирделәр.

Татарстан делегациясенең республика исеменнән Мәскәүгә күп төрле бүләкләр алып килүен дә әйтергә кирәк. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенең 10 татар активистына Татарстанның югары бүләкләре тапшырылды.

Мәскәү милли мәдәни оешма рәисе Рәсим Акчурин, Мәскәү өлкәсеннән Фәрит Могтасаров, 1186нче мәктәп директоры Лемма Гирфанова, Домодедова шәһәре милли-мәдәни оешма җитәкчесе Фоат Солтанов, татар балалар бакчасы мөдире Сания Исмәгыйлова, язучы Раул Мир-Хәйдәров һәм башкалар Татарстан президентының рәхмәт хатына лаек булды.

Татарстан хөкүмәте исеменнән мәдәни үзәкнең яшьләр оешмасына биш компьютер тапшырылды. Милли-мәдәни мохтарияткә «Фиат» автобусын бүләк иттеләр. Очрашудан соң халыкка Айдар Галимов, Раяз Фасихов, Алинә Шәрибҗанова, «Казан егетләре» төркеме һәм башка артистлар катнашында зур концерт программасы да күрсәтелде.

Очрашу вакытында Татарстан җитәкчеләренә сораулар бирү мөмкинчелеге дә булдырылган иде. Ләкин сораулар шул хәтле күп булып чыкты, премьер-министр, мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татар конгрессы башлыгы Ренат Закиров кайбер сорауларга җавап бирсәләр дә, ул очрашуда гына бар сорауга да җавап бирү мөмкин түгел, диделәр.

Премьер-министр, президиумга язма рәвештә килгән сораулар җыелмасын күрсәтеп, боларга җавап бирер өчен яңадан тагын бер мәртәбә очрашырга кирәк булыр, диде. Очрашу турында фикерләрен сорагач, күп кенә милләттәшләр дә мондый очрашулар ешрак булсын иде дигән теләкләрен белдерделәр.


Кайберәүләр очрашуның татарча түгел, рус телендә баруыннан риза булмавын әйтте. Кемдер президентны көткән булган. Тик шулай да, барысы да дип әйтерлек мондый очрашуларның кирәклегенә басым ясады. Татарстан Мәскәүгә тагын да якынайган кебек булды, диделәр.

Очрашуга Бауман исемендәге техник университет студентлары да килгән иде. Соңга елларда татар яшьләре оешмалары Мәскәүнең күп кенә югары уку йортларында барлыкка килде. Хәзер ул данлыклы «Бауманкада» да татар яшьләре оешмасы барлыкка килгән икән.

Без аны «Хәрәкәт» дип атадык диде, оешма әгъзәсе Ильяс Кәримов. «Хәрәкәттә бәрәкәт», диде ул өстәп. Һәм очрашудан канәгатъ калганнарын белдерде. Шулай итеп, инде Мәскәүдә байтак кына яшьләр оешмасы эшли дип ныклап әйтергә була.

Очрашу турында сорау биргәч, Әлфинур исемле бер ханым мәдәни үзәк максатсыз кулланыла дип, тәнкыйть сүзләрен дә әйтте. "Элек монда балалар бакчасы, «Ямашев» исемендәге татар мәктәбе булган. Язучылар, артистлар белән очрашулар еш оештырылган. Хәзер инде алар юк. Бик кызганыч. Бу бина бит Мәскәүнең үзәгендә, биредә һичшиксез татар мәктәбе булырга тиеш", диде ул.

Мәскәү өлкәсеннән Хәмдия Рамаева: "Бер күрешү үзе бер гомер. Мең чакрым җирдән безнең белән очрашу өчен шундый кешеләр килгән. Мин бик канәгать. Яшисе килә, эшлисе килә!", диде.

Мөхәммәт Миначев: "Нәрсә без мәскәүләр булгач татарча белми дип беләләрме икән? Русча сөйләштеләр, татарча кирәк иде. Кызганыч, президент үзе булмады, ләкин бу очрашу да бик кирәкле. Андый очрашуларны ешрак оештырырга иде. Иң кимендә елга ике мәртәбә. Соңгы тапкыр Шәймиев биредә 1997 елда булган иде. Шуннан соң беркем килгәне булмады. Ләкин мин очрашудан канәгать», диде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG