Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 06:57

1944 елның 18 маенда бөтен халык Кырымнан Уралга, Урта Азия далаларына, Мари иленә, Кострома, Свердлау якларына сөрелде. Сөргенгә әзерлек алдан күрелгән. 17-18 яшьлек кырымтатар яшьләрен җыеп Тула якларына, Беломорканал төзелешенә алып киткәннәр.

Ирләр фронтта, яшьләр хезмәттә булганга кырымтатарларын сөрергә дип килгән Совет баскынчыларына каршы торырлык кеше Кырымда булмый. Ике атна сөргенлек эшелоннарында халык юлда үлә башлый. Сөргенлек урыннарында исә Совет хакимиятләре җирле халык арасында саткыннар, кеше ашаучылар килә диген пропаганда алып барганнар.

1953 елга хәтле кырымтатарлар спецкомендатура режимы астында ай саен имза куеп яшәргә мәҗбүр булды. Бу режим вакытында үлгән кырымтатарларның саны юк. Ничә мең кырымтатар балалары бала йортларында югалып, исемнәре алмаштырылып башка милләт балалары булып калдылар, ничә мең балаларны хастаханәләрдә махсус укол кадап юк ителүе билгесез.


Фронттан Кырымга кайткан үз хакларын таләп иткән кырымтатар офицерларын мәсьәләне хәл итәбез дип машиналарга утыртып, Кырым тауларына чыгарып атканнары хакында булган мәгълүматлар да әле тикшерүчеләрне көтә.

Сөргенлек урыннарында хакимиятләрнең эзәрлекләүләренә карамастан, фронттан кайткан алдынгы кырымтатар зыялылары кырымтатар милли хәрәкәтен башлап җибәрде. Ул елларда кырымтатарларына бергә җыелырга мөмкинлек юк иде. Бу сәбәптән алар 18 май матәм җыелышларын Үзбәкстан зиратларында уздырды.



Кырымтатарлары 1987 еллардан башлап күпләп Кырымга кайта башлаганнан соң, һәр ел Акмәчетнең үзәк мәйданында матәм митингын уздыру традиция булып калды. Кырымда ел саен 18 майда узган матәм чаралары барышында мәчетләрдә догалар укыла. Быел да шулай булды.

Сәгать 12.00 сөргенлек корбаннарын искә алып бөтен кырымтатарлары 1 минутлык тынлык тоттылар. Иртән Кырым шәһәрләрендә митинглар уздырылганнан соң, кырымтатарлар Акмәчеткә юл тотты. Монда Ялта, Алушта, Акъяр, Бахчасарай, Дҗанкой, Керчь, Кефе, Кезлев, Сакъ ягыннан Акмәчетнең үзәк юлларыннан җәяү йөреш ясап, үзәк мәйданга килеп керделәр.


Сәгать 13.00дә бөтенкырым матәм митингы башланды. Аны Кырым мөфтие хаҗи Эмирали Аблаев дога укып ачты. Митингны Мәҗлес рәисенең беренче урынбасары Рифат Чубаров алып барды.

Беренче булып сүзгә чыкканнар Кырым югары радасы рәисе Владимир Константинов кырымтатар мәсьәләсе буенча хакимиятләр кулыннан килгәнне эшләячәкләрен сөйләде. Украина президентының Кырымдагы вәкиле Сергей Куницын Януковичның хатын укып ишеттерде.


Кырымтатарлар исеменнән мәҗлеснең Төркиядәге вәкиле Зафер Каратай, 1783 елда Русия Кырымны басып алганда мөхәҗирлектә, 1944 елда сөргенлектә корбан булган кырымтатарларының урыны җәннәттә булсын, диде. Каратай Лондонда яшәгән 90 яшьлек романист кырымтатар язучысы Дженгиз Дагъджының сүзләрен китереп, Дж. Дагъджы Гаспринский да, Н. Челебиджихан да, Дженгиз Дагъджы да бөек кешеләр түгел, диде. "Сөргенгә китеп, анда туган, Кырымга кайтканнар бөек кешеләр", диде Каратай.

Романия хөкүмәтенең милли азчылыклар министрлыгы киңәшчесе, бер тапкыр Румыния парламенты депутаты булган Неджат Сали: «Без Румыниядә яшәсәк тә, без сезнең яныгызда. Безнең Кырымнан башка ватаныбыз юк! Украин байрагы янында кырымтатар байрагы да булганын телибез!», диде ул.

Митингта Кырым халкы вәкилләре, РУХ фиркасенең Кырымдагы җитәкчесе, Төркия премьер-министры киңәшчесе Али Юксель, март-апрель айларында 21 көн ачлык тоткан кырымтатар милли хәрәкәте ветераны Бекир Умеров, яшьләрдән Дилявер Аккиев һәм башкалар катнашты.


Сүзгә чыккан мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев кырымтатар халкы алдында торган кискен мәсьәләләр хакында сөйләп, 22 елда Украинада кырымтатарлар белен бәйле бер канунның да кабул ителмәвен әйтте.

«Без бу көннәрдә кырымтатар мәсьәләсе буенча бер төркем халыкара оешмалар, Европа шурасы вәкилләре катнашында Бөтендөнья конференция уздырырга әзерләнәбез. Конференциядә кырымтатар халкының хакларын торгызу юллары каралачагы планлаштырыла», диде Җәмилев.

Митинг резолюция кабул итү белән тәмамланды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG