Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда милләттәшләребез чабыш атлары үрчетә


Татар халкының гомер-гомергә атларга игътибары зур булган. Ижау каласында яшәүче Фоат Вахитов та үткән гасыр башында бабасы шөгылен - атлар үрчетүне максат итеп куйган.

Ир-ат затына җитмеш төрле һөнәр дә аз ди халкыбыз. Совет чорында күңелеңә хуш килгән шөгыльгә тулысынча бирелергә мөмкинлекләр юк иде. Соңгы елларда иреклек бирелеп, кешеләр ата-бабаларыбыздан калган һөнәрләрне үзләштереп, дәү әтиләре хыялында йөрткән эшне тормышка ашыру юлларын алды. Шундыйларның берсен Ижау каласында яшәүче Фоат Мөхәммәтхан улы Вахитовны мисал итеп китерергә мөмкин. Фоат ага үткән гасыр башында бабасы шөгылен - атлар үрчетүне максат итеп куйган.

Татар халкының гомер-гомергә атларга игътибары зур булган. Фоат ага сүзләренчә, бу тарихта та чагылыш тапкан, үткән гасырның башында йөк ташу эшләрен атлар башкарган. Фоат аганың әтисе дә хәтта Маҗарстаннан атлар барып алган. Кечкенәдән малкайлар янында үскән Фоат ага, шуңа да аларга мәхәббәте бик зур.

Бүген искиткеч матур малкайларны Фоат аганың ишегалдында күреп, аларга кулыбыздан ризык каптыру, якыннан күзәтү зур бер сөенеч булды.

Фоат ага бу атларны өч элек алган. Алар токымлы чабыш атлары.

Фоат аганың нияте зурдан. Чабыш атларын үрчетү, үстерү, үзенең ат спорты мәктәбен ачу, анда балалар белән шөгыльләнү. Әле тагын бер хыялы бар – табиб табылса шунда авыру балалар өчен вакыт табып, аларны атларда йөртү.

Бу хыялын тормышка ашыру нияте белән Фоат Вахитов шәһәр читеннән 18 гектар җир алган. Анда инде төзелеш эшләрен башлаган.

Балалар спортның бу төренә тартылып кына калмас, шулай ук малкайлар янында аларның холкында башка сыйфатлар – кайгыртучанлык, мәрхәмәтлек тә тәрбияләнәчәк дип ышана атлар хуҗасы. Ә быел аларны беренче тапкыр Ижауда узачак федераль сабантуена чабышка алып чыгарга теләге.

Фоат Вахитовның нәсел тамырлары Пермь төбәгенә барып тоташа. Үткән гасырның 30 елларында Совет власте урнашкач, урта хәлле крестьян гаиләсенә яшәү кискенләшә. Бер сәбәп – гаиләне саклап калу нияте аның ата-бабаларын Удмуртиягә китерә.
XS
SM
MD
LG