Accessibility links

Кайнар хәбәр

Греция финанс ярдаме ала башлады


Греция тирән финанс кризисыннан чыгу өчен Европа Берлеге һәм Халыкара валюта фонды ярдам пакетының беренче өлешен алды.

Чираттагы дәүләт бурычы процентларын түләү көне алдыннан Греция 14,5 миллиард евро алды.

Грециягә бурычка барлыгы 110 миллиард евро бирү каралган.

Грециядәге финанс кризисы евроның бәясы нык кына төшүгә китерде.

Дүшәмбе көнне Европа Берлеге илләренең финанс министрлары евроның тотрыклылыгын саклау максатында 750 миллиард евролык фонд булдыруның техник яклары турында килешүгә ирешә алмады.
XS
SM
MD
LG