Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарча шәмаилләр дә кирәк


19 майда Кол Шәриф мәчетендә “Татарларда шәмаил сәнгате һәм гарәп каллиграфиясе” күргәзмәсе ачыла. Имам-хатиб Рамил хәзрәт Юныс шәмаилләрнең һәрберсе гарәп һәм татар телләрендә булырга тиеш дигән карашта.


Күпләр: “Җен кертмәсен дип ишек өстенә шәмаил элеп куйдым әле”, ди. Бик матур гарәп каллиграфиясе белән зәвыклы итеп эшләнгән бу язуларның нәрсә аңлатканын, ни турында искә төшереп торганын гарәпчә укый белмәгәнгә аңламаучылар да бар. Хәзер Казандагы һәдияләр тәкъдим ителгән һәр урында диярлек шәмаилләр сатып алырга мөмкин.
Рамил хәзрәт Юныс илбашларның бүләкләрен күрсәтә.

Кол Шәриф мәчетенең имам-хатибы Рамил хәзрәт Юныс фикеренчә, татар телендә язылган шәмаилләр дә эләргә вакыт җиткән. “Гарәпчә язу матур. Аны матур булганга эләләр дә. Аннан соң үзләре үк, монда нәрсә язылган икән, дип әйтә. Ишек башында да, йокы бүлмәсендә дә эленеп тора, әмма нәрсә язылганын укый алмыйлар, аңламыйлар.

Нигә кыска гына аятләрне татарча язып элеп куймаска. Төрекләр шәмаил язганда тактаны икегә бүләләр. Бер ягына гарәпчә, икенче ягына төрекчә язалар.

Бездә дә шәмаил язу татарчалы-гарәпчәле булсын иде. Гарәпчәсе дә булсын, чөнки кеше бу коръән сүрәсеме, әллә берәр шагыйрь сүзе микән, дип уйларга мөмкин. Гарәпчәсе дә, татарчасы да янәшә торсын.

Аны “Аятел көрси” укый белмим, әмма моның мәгънәсе шулай икән дип балалар да, өйдәгеләр дә укысын”, ди Рамил хәзрәт Юныс.


Һиллари Клинтон эш өстәлендә дә шәмаил тора


Рәмил хәзрәтнең эш бүлмәсен зур булмаган замана музее дип тә әйтергә була. Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүт Аббас, Кушма Штатлар дәүләт секретаре Һиллари Клинтон, Төркия президенты Абдулла Гүл, Кытай президенты Һу Җинтау, Истанбул башлыгы Кадыйр Топбаш, Русия президенты Дмитрий Медведевнең дә Кол Шәриф мәчетенә бүләкләре бар.

Эш өстәленең уң ягында Бакый Урманче ясаган шәмаил, эш өстәле каршында мәчетне ачканда Тәлгәт Таҗетдин бүләк иткән шәмаил эленгән.

Һиллари Клинтонның эш өстәлендә татар рәссамнары ясаган шәмаил тора икән. Анда Кол Шәриф мәчете сурәтләнгән. АКШ дәүләт секретарена әлеге бүләкне Кол Шәриф мәчетендә татар чүәге белән бергә тапшырганнар. Рамил хәзрәт Юныс сүзләренчә, Клинтон зур рәхмәтләр белдереп, чүәкне өендә киен, шәмаилнең эш өстәлендә торуын әйтеп хат та язган.

Кол Шәриф мәчетендәге бер бизәк

Шәмаилләр күргәзмәсе даими булачак


Кол Шәриф мәчетендә шәмаилләр әз түгел. Елына 70 меңнән артык караучы килгән Ислам мәдәнияте музеенда да бар алар. Гарәп каллиграфиясе белән язулар мәчет бизәлешендә дә урын тапкан. Менә 19 май көнне монда шәмаил сәнгате һәм гарәп каллиграфиясенә багышланган даими күргәзмә ачыла.
Рөстәм Шәмсүтов Попов эшләре янында

Әлеге проектның авторы – сәнгать фәннәре кандидаты Рөстәм Шәмсүтов. Ул мондый күргәзмәнең бик кирәк булуын әйтә. “Кешеләргә әлеге сәнгать юнәлеше турында күбрәк мәгълүмат бирәсебез килә”, ди Шәмсүтов. Оештыручылар шәмаил сәнгатенең һәм гарәп каллиграфиясенең традицияләрен торгызу һәм аның үрнәкләрен пропагандалауны максат итә.

Бүген инде һәр рәссамның үз пумаласы, үз юнәлеше. Татар каллиграфларының “Әлиф” дип аталган берлеге оешкан. Аңа 15ләп кеше керә.

“Совет чорында бу эшне Бакый Урманче башлаган. Ул каллиграфиягә һөнәри яктан якын килде. 90нчы елларда үзенә бер дулкын башланды. Сәнгатьчеләр ни өчен соң гарәп графикасын ясый башлады? Чөнки ул безнең милли яктан да, рухи яктан да үзенә бер символ булып тора. Рәссамнарның күбесе гарәпчә дә укымый. Барыбер кан тарта”, ди Шәмсүтов.

Әлеге күргәзмәдә рус кешесенең дә эшләре бар. Ул рәссам Владимир Поповныкы. Аңа 80 яшьләр тирәсе. Бер 10 еллар чамасы элек үзенә бер юнәлештәге шәмаилләр ясый башлаган. “Безнең сәнгать өчен бик кызык күренеш”, ди аның эшләре турында Шәмсүтов.



Татарчасын сәнгать әсәре астына


Рамил хәзрәт Юныс әйтүенчә, шәмаилләрне ике телдә – гарәпчә һәм татарча эшләүгә килгәндә, Шәмсүтов: “Татарчасы да булырга тиеш”, ди. Әмма ике кисәктән торган бер шәмаил рәвешендә күзалламый ул аны.

“Ниндидер шигарьләрне татарча кириллицада язсак, ул шәмаил булмый. Ә каллиграфик эш кенә булып кала. Кириллицада ясалган каллиграфия Мәскәүдә бик таралган.

Ләкин безнең татарлар, безнең халык өчен гарәп графикасы мөһим. Ул безгә әлифба гына түгел, ә милли символ. Ул безнең тарих белән, язу белән, ислам дине белән бәйләнгән”, ди Шәмсүтов.

Шәмаилләрне төгәлләнгән сәнгать әсәре итеп караган вакытта, анда гарәпчә бирелгән гыйбарәнең татарчага тәрҗемәсен әсәр астына язып кую ягында ул.

Күргәзмәдәге шәмаил. Рөстәм Шәмсүтов эше.
XS
SM
MD
LG