Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: Украинаны читләтеп газүткәргеч төзү тукталмый


Русия Украинаны читләтеп яңа газүткәргеч төзү ниятеннән чигенми.

Киевта Украина-Русия икътисадый форумында Русия президенты Дмитрий Медведев альтернатив «Төньяк агым» һәм «Көньяк агым» үткәргечләре турында карарлар инде бар һәм алар гамәлгә ашырыла диде.

Медведев Мәскәүнең Үзбәкстан һәм Төркмәнстан газын Русия аша Украинага кудыру турында сөйләшүгә әзер булуын, әмма ул сөйләшүләрнең өчьяклы булырга тиешлеген белдерде.

Күптән түгел Украинаның ягулык һәм энергетика министры Юрий Бойко илне урап узучы үткәргеч проектлары сәбәпле төп проблема Украина аша Русия газын кудыру күләменең гарантияле булмавы диде.
XS
SM
MD
LG