Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда яшәүче каһарман Илдар Маннанов вафат


Илдар Маннанов 1921 елның март аенда Татарстанның Мөслим районы Бүләк авылында туа. 6 ай чагында әтисез кала. 7 сыйныфны бетергәч, Чаллыда комбайнчыга укый. Эшен Актаныш районы Сәфәр авылында башлый. 1940 елда армиягә алына. Ленинград фронтындагы Тихвин шәһәре янындагы сугышта фашистларның 8 танкын, бик күп тере көчен юк итә. Шушы батырлыгы өчен 1941 елның 17 декабрь указы белән аңа Советлар Союзы каһарманы исеме бирелә.

Германия белән булган шушы сугышта татарлардан беренчеләрдән булып герой исеменә Илдар Маннанов лаек була. Сугыштан соң Тихвин, Чаллы шәһәрләренең, Мөслим районының мактаулы ватандашы исеме бирелә.

1990 еллар башында Маннанов татар милли хәрәкәте эшендә дә актив катнашты. Мәрхүмне җирләү буенча махсус комиссия төзелде. Хушлашу 19 май көнне Чаллының “Энергетиклар” мәдәният сараенда була.
XS
SM
MD
LG