Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:43

Кеше хокуклары Европа мәхкәмәсе карары белән элекке совет партизаны Василий Кононов хәрби җинаятьче дип танылды. Русия моны тарихка яңа төсмер бирергә тырышу дип бәяли һәм Европа шурасы һәм мәхкәмә белән киләчәк мөнәсәбәтләрне киредән тикшерәчәген әйтә.

Латвия хакимиятенең икенче дөнья сугышы ветераны Василий Кононовны хәрби җинаятьче дип хөкем итүен Европа мәхкәмәсе дөрес дип тапты. Әлеге карар бу көннәрдә чыкты. Мәхкәмәнең 14 хакиме моны хуплады, бары 3-се генә каршы чыкты.

Страсбургта 88 яшьлек элекке партизан Кононовны Русия ягы яклап чыкты. Ул анда 3-нче тараф буларак катнашты. Чөнки президент булганда Владимир Путин партизанга Русия ватандашлыгы бирү карарын чыгарды.

Ярты гасыр элек – 1944-нче елны Кече Баты авылындагы вакыйгалар Латвия хакимияте игътибарын 1990-нчы еллар башында, ягъни республиканың бәйсезлек алуыннан соң җәлеп итте. Шул чорда берничә партизанга карата җинаять эшләре барлыкка килде. Алар арасында Кононов та бар иде.

Хакыйкать кайсы якта?

Прокуратура фикеренчә, Кононов авылда яшәүче 9 тыныч кешене үтерүдә гаепле. Чөнки Латвияне басып алган немецлар майор Чугунов идарәсендәге солдатларны үтергәннән соң, партизаннар авылдагы кешеләрне сатлыкҗаннар дип я атып, я өйләрендә яндырып үтерә.

Кононов бу кешеләрнең немец шымчылары һәм Германия фашистларына хезмәт иткән дип бара.

Аның сүзләренчә, ул үзе шәхсән Кече Батыдагы вакыйгаларда катнашмаган. Чөнки тумышы белән шул яктан һәм якында гына аның әти-әнисе яши. Шуңа беркайчан да җирле халыкка һөҗүм итмә алмаячагын әйтә.

“Минем анда катнашу турындагы мәгълүмат – уйдырма”, ди ул.

Әлбәттә, шаһидләр күптән үлгән һәм дөреслекне белү инде мөмкин түгел диярлек.

Кононов үзе сугышта берничә тапкыр яралана һәм 3 тапкыр операция кичерә. Әти-әнисе Германия концлагерендә утыра, ир туганнары шулай ук сугышта һәлак була.

Элекке партизан бары Латвияне нациләрдән коткару өчен сугышканын һәм бернинди гаебе булмавын сөйли.

Мәскәү борчылу белдерә

Билгеле булганча, соңгы елларда Латвия һәм башка Балтыйк буе илләре Советлар берлеген азат итүче буларак түгел, ә басып алучы дип кабул итә.

Икенче дөнья сугышында зур югалтулар кичергән Русия даими рәвештә Латвияне моның өчен тәнкыйтьләп килә. Советлар берлегенең нациләрдән коткару өчен керткән гамәлләрен кимсетеп күрсәтергә теләүдә гаепли.

Кононовка карата чыгарылган карарны да Мәскәү Латвиянең икенче дөнья сугышы тарихына икенче мәгънә салырга тырышу дип бәяли.

Билгеле булганча, 2000 елны Рига мәхкәмәсе Кононовны хәрби җинаятьләр өчен 6 елга төрмәгә хөкем итә. Соңрак шул ук мәхкәмә аның гамәлләрен “бандитчылык” дип үзгәртә һәм вакыты чыгу сәбәпле, җаваплылыктан азат итә. Ләкин соңрак Латвиянең югары мәхкәмәсе Кононов гамәлләрен хәрби җинаять дип санарга чакырып яңа карар чыгара. Һәм 1 ел 8 ай төрмәгә хөкем итә. Элекке партизан инде 2 елга якын төрмәдә утырып чыккан була һәм шуңа ул зинданнан чыгарыла.

Василий Кононов үзен гаепле дип санамау сәбәпле, дөреслекне Европа мәхкәмәсендә тапмакчы була. Нәкъ ике ел элек әлеге мәхкәмә Кононовка китергән зыян өчен Латвия хөкүмәтен 30 мең евро түләү карарын чыгарды. Ул вакытта мәхкәмә Латвия хакимнәренең халыкара хокук нигезендә аны гаепләргә бернинди хокукы булмавын әйтте.

Бу юлы исә Европа мәхкәмәсе Латвия карарын, ягъни Кононовны җәзага тарту дөрес дип бәяләде.

Мәскәү әлеге нисбәттән борчылу белдерә. Русия тышкы эшләр министрлыгы үз мөрәҗәгатендә бу киләчәктә кабатлана алырлык куркыныч хәл һәм ул нациләрне, аларга ярдәм итүчеләрне аклау дип әйтергә була, дип белдерә.

Министрлктан рәсми вәкил Андрей Нестеренко әлеге карар киләчәктә Европа шурасы һәм мәхкәмә белән мөнәсәбәтләрне үзгәртүгә китерергә мөмкинлеген әйтте.

“Кононов эшендә 3-нче тараф буларак катнашкан Русия карарга һәм аның юридик ягына бәя биргәннән соң үз нәтиҗәләрен ясаячак. Шул исәптән мәхкәмә һәм Европа шурасы белән киләчәк мөнәсәбәтләр төзү ягын караячак”, диде ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG