Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:18

Евро Грециядәге финанс кризисы сәбәпле үз язмышында хәлиткеч ноктага килеп җитте. Я ул халыкара ышанычны югалтып ахыр чиктә евро зонаның ишелүенә китерә, я үзгәрешләр нәтиҗәсендә ышанычлы дөньякүләм акчага әверелә.

Евроның уңышка ирешәчәгенә карата шикләр һәрчак яшәп килде. Хәзер евро зонасына Европа Берлегендәге 27 илнең 16-сы, шул исәптән Германия кебек дөньяның иң куәтле илләре дә, Греция кебек авыр хәлдәгеләре дә керә.

Авыр финанс хәлендәге Грециянең бурычка батуы Европаның уртак акчасының төп проблемын, евро зонасындагы иң куәтле һәм иң көчсез икътисадлар арасындагы зур аерманы каплый алырдай бер акча берәмлеге булдыру проблемын ачып салды.

Сишәмбе Греция тирән финанс кризисыннан чыгу өчен Европа Берлеге һәм Халыкара валюта фонды ярдәм пакетының беренче өлешен алды.

Чираттагы дәүләт бурычы процентларын түләү көне алдыннан Грециягә 14,5 миллиард евро бирелде.

Әлеге 2 ешма шулай ук Греция хәлендә калырга мөмкин башка илләргә ярдам итү өчен бер фонд булдыру турында дип килеште.

Әмма бу чаралар финанс базарын тынычландыра алмады. Греция үзенең халыкара бурычларын түли алмаслык хәлгә калырга һәм Испани, Португалия кебек илләрнең дә Греция хәленә төшү мөмкинлеге турында борчылулар дөнья финанс базарларын нык кына түбән тәгәрәтте.

Евро зонасы рәисе Жан-Клод Жанкер дүшәмбе кичендә журналистлар белән очрашуда Испания белән Португалиянең финанс эшләрен тәртипкә китерү тырышлыкларына хуплау белдерде һәм евроны “ышанычлы акча” дип атады.

Әмма хәзер Европаның кайбер җитәкчеләре евро кулланучы илләрнең финанс эшләренә контролне ныграк үзәкләштерү кирәклеге турында әйтә башлады. Ә бу инде дәүләт бюджетлары да дигән сүз. Хәзергә исә бюджет сәясәте һәм дәүләттәге хөкүмәтнең һәм парламентның карамагында. Күп очракта алар Европа Берлеге нормаларын һәм киңәшләрен өлешчә генә куллана.

Яңа тәртип кирәклегенә Европа Берлегенең акча эшләре комиссионеры Олли Рейн ишарәләде. Финляндиянең “Helsingen Sanomat” газетында ул киләчәктә “дәүләт бурычлары (Брюссель тарафыннан) элеккегә караганда ныграк күзәтелергә һәм аска тәгәрәү юллары вакытында киселергә тиеш”, - дип язып чыкты.

Германия канцлеры Ангела Меркел дә якшәмбе сәүдә берлеге конгрессында чыгыш ясап шул ук мәсьәләгә кагылды.

Меркел узган атнада еврога карата моңарчы күрелмәгән спекуляцияләр булды дип евро зонасында бердәм идарәне көчәйтергә чакырды.

Ул шулай ук триллион долларлык коткару пакеты чишелеш түгел, ә башлангыч нокта гына диде.

Ул Европа Берлеге статистика идарәсенең әгъза илләрдә контролен көчәйтергә чакырды. Күптән түгел Грециянең евро зонасына керү өчен үзендәге икътисадый вәзгыять турында артык яхшыртылган ялган мәгълумәтләр биргәнлеге ачыкланды.

XS
SM
MD
LG