Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стратегик корал килешүе Думага тапшырыла


Русия белән АКШ арасындагы стратегик һөҗүм коралларын киметү турындагы яңа килешү якын көннәрдә Русия Дәүләт Думасына раслауга тапшырылачак.

Бу турыда Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белдерде.

“Хөкүмәт сәгате” кысаларында депутатлар белән очрашуда чыгыш ясап Лавров килешү бер якка да өстенлек бирми диде.

Килешүдә АКШка үзенең ракетадан саклану системын җәелдерү тыелмый. Шул ук вакытта бу систем Русиянең иминлегенә яный башласа, Мәскәү килешүдән чыгу хокукына ия диде Лавров.
XS
SM
MD
LG