Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковский ачлыгын туктатты


Михаил Ходорковский үзенең һәм Платон Лебедевның төрмәдә калу вакытын озайтуга ризасызлык белдереп якшәмбе көнне башлаган ачлыгын туктатты.

Ходорковский адвокатларының матбугат үзәге тараткан белдерүдә аерым алганда, канунсыз озайту проблемы турында президент Дмитрий Медведевка инде хәбәр ителде, шуңа күрә ачлыкның максатына ирешелде диелә.

Бүген мәхкамәдә рәислек итүче Виктор Данилкин мәхкамәгә Русиянең элекке икътисад министры, хәзерге Саклык банкы идарәсе рәисе Герман Грефның сорау алуга чакырылачагын белдерде.

Грефның һәм башка югары түрәләрнең мәхкамәгә чакырылуын Ходорковский адвокатлары сораган иде.
XS
SM
MD
LG