Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:45

Казандагы 3нче икмәк заводы үзе пешереп саткан чәк-чәктән керемнең бер өлешен Казан Кирмәненә бирәчәк. Чөнки алар чәк-чәк савытларына Казан Кирмәне рәсемен төшергән. Татарстандагы һәм башка төбәкләрдәге 300ләп ширкәтне әнә шул хәл көтә.


“Казан Кирмәне” музей-тыюлыгы мөдире Рамил Хәйретдинов әйтүенчә, алар Кирмән һәм андагы корылмалар рәсемнәрен, исемнәрен кулланган ширкәтләрне барлаган инде. Хәйретдинов “Коммерсантъ” газетына исемлекне атамаган. Әмма шулай да алдан “Вамин Татарстан”, “Татспиртпром” һәм шулай ук күпләгән һәдия җитештерүчеләрнең Кирмән брендларын куллануын әйткән иде.

Кирмән “Титул-Казан” нәшрият йорты һәм 4нче пассажир автотранспорты ширкәте (ПАТП) белән килешү төзегән инде. Алар Кирмәндәге корылмаларның сүрәтен һәм Кирмән исемен кулланган өчен акча күчерәчәк. Күпме икәнлеге сер булып кала.

Рамил Хәйретдинов
Шулай да һәр очрак аерым каралачак. Ә менә муниципалитет һәм Татарстан мәдәният министрлыгы Кирмән сүрәтләрен бушка куллана алачак. Хәйруллин сүзләренчә, алар бу хәлне аңлату өчен төрле семинарлар үткәргән һәм оешма-ширкәтләргә хәбәрләр дә тараткан. “Кул сузмаучылар” белән хәлне мәхкәмә аша хәл итәргә җыеналар.

3нче Казан икмәк заводында әзерләнгән чәк-чәк менә айга якын бара торган шау-шуның беренчесе булды. Русиянең монополиягә каршы хезмәтенең Татарстан бүлеге (УФАС) чәк-чәк савытындагы “Казан Кирмәне” (“Казанский кремль”) дигән язу һәм Кирмән рәсеме өчен эш кузгатты. Билгеле булганча, узган ел ахырында Кирмән үзендәге тарихи һәйкәлләрне күрсәтеп торган 18 товар билгесен куллануга бары тик үз хокукы булу турында белдерде.

Шулай ук “Казан Кирмәне”, “Сөембикә”, “Кол Шәриф” дип инглиз, рус һәм татар телләрендә башкалар яза алмый. Моның өчен килешү төзергә һәм акча күчерергә кирәк булачак.

Татарстандагы УФАС 18 май көнне ипи пешерүчеләрне Кирмәннең товар билгесен куллануда гаепләргә җыенган иде, әмма 17 май көнне Кирмән һәм 3нче ипи заводы арасында әлеге мәсьәләгә мөнәсәбәттә килешү төзелеп өлгергәнлеге ачыкланды. Шулай ук утырыш вакытында ипи пешерүчеләр менә 5 ел инде Казан брендын куллануларын да һәм бу көннәргә кадәр бер генә тапкыр да кисәтү алмауларын әйтте.
Һәдияләр кибете

Инде әлеге эшкә нокта куелдымы соң дигән сорау да туарга мөмкин. “Утырыш 10 июньгә кадәр кичектерелде. Аңа чаклы безнең идарә комиссиясе икмәк заводы биргән документларны өйрәнәчәк”, диде УФАСның сүзчесе Резедә Мәҗитова.

УФАС чәк-чәк белән булган хәлгә охшаш эшне “БТА-Казань” банкы һәм “Акибанк”ка каршы кузгаткан. Хәйретдинов андыйларның 300ләп булуын әйтте. Мәҗитова, Казан Кирмәне теркәлгән товар билгесе, шуңа күрә аны канунсыз кулланучылар канун бозучылар булып тора, дип белдерде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG