Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:42

Иранга каршы әзерләнгән яңа чикләүләр турында тәфсиллерәк мәгълумәтләр чыга башлады. Сишәмбе АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон дөньядагы төп көчләрнең Иранга каршы резолюция өлгесе турында килешүен игълан иткән иде.

Иранга каршы әзерләнгән яңа чикләүләр турында тәфисслерәк мәгълумәтләр чыга башлады. Сишәмбе АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон дөньядагы төп көчләрнең Иранга каршы резолюция өлгесе турында килешүен игълан иткән иде.

Моңарчы Тәһранның уран баету эшчәнлегенә каршы инде 3 мәртәбә яңа чикләүләр кертелгән иде. 4-нче чикләүләр өлгесе Иранның инкыйлаб сакчылары көчләренә, хәрбиләренә, финанс оешмаларын, шулай ук атом эшчәнлегенә бәйле булырга мөмкин дип шикләнелгән транспорт сәнәгатьләренә каршы юнәлдерелә.

Ул Иранга һөҗүм боралаклары, хәрби кораблар һәм танклар кебек кайбер төр авыр хәрби техника сатуны тыячак һәм атом бомбасы күтәрә алучы канатлы ракеталар ясау эшчәнлеген чикләргә тырышачак.

Сенатның түбән комитетында Клинтон БМО Иминлек шурасындагы 5 даими әгъза – АКШ, Британия, Кытай, Русия, Франциянең һәм Германиянең резолюция өлгесе турында килешүен һәм чикләүләргә күчү өчен эшчәнлекне дәвам итүен белдерде.

Дүшәмбе Тәһран Төркия һәм Бразилия арадашлыгында ирешелгән атом ягулыгы алмашу килешүе нигезендә үзендә җитештерелгән 1200 килограмм аз баетылган уранны атом ягулыгы алу бәрабәренә Ираннан Төркиягә чыгарырга ризалашкан иде.

Ак йорт бу килешү Тәһранның атом эшчәнлеген үтә күренмәле итү һәм хезмәттәшлекне арттырын таләп итүгә тиешле җавап була алмады дип белдерде.

БМОдагы АКШ илчесе Сюзан Райс бу резолюция Иранны атом эшчәнлеге мәсьәләсендә халыкара җәмәгатьчелек белән хезмәттәшлеккә, үз йөкләмәләрен үтәргә мәҗбүр итү макстаында гамәлдәге чикләүләрне алмаштыручы түгел, ә аларны тагын да кырыслатучы булачак диде.

Ак йорт Иранга каршы чикләүләрне кырыслату юнәлешендә башка илләр белән сөйләшүләрне 1 елдан артык алып барды. Иран белән шактый ныклы икътисадый хезмәттәшлек алып баручы Русия һәм Кытай яңа чикләүләргә каршы чыгып килде. Шулай да соңгы айларда алар да Иранның атом дәүләтенә әверелүенә каршы чараларга кушылырга ризалшты.

Клинтон Пекиң белән Мәскәүнең яңа резолюция өлгесен хуплавы тырышып сөйләшүләр алып бару нәтиҗәсе диде.
БМОдагы Русия илчесе Виталий Чуркин бу резолюцияне гамәлгә ашыру нормаль икътисадый эшчәнлеккә һәм Иранның цивиль халкына тәэсир итмәү сәбәпле Русия аңа ризалашырга булды дип белдерде.

Шул ук вакытта ул, Русиянең бу резолюциягә кушылырга ризалашуына карамастан, аның Русия тарафыннан түгел, ә АКШ тарафыннан әзерләнгән булуына басым ясады.

XS
SM
MD
LG