Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:31

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге утырышы узды. Анда берничә мәсьәлә каралды. Тәүдә узган ял Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләренең Казанга сәфәре эшчәнлеге тикшерелде.

Бер төркем татар җәмәгатьчелеге оешмалары вәкилләре узган якшәмбе - 16 май Казанда булып кайткан иделәр. Алар анда Татарстан Яңа гасыр телевизион каналына түгәрәк өстәл тапшыруына төшкәннәр, Дәүләт Шурасында булганнар. Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары профессор Мәҗит Хуҗин бу түгәрәк өстәлне уздырмау өчен каршылыклар булуын белдерде.

“Башкортстан президенты хакимиятеннән ул түгәрәк өстәлне үткәрмәү кирәклеге турында шалтырату булган. Чараны уздырмау, узган очракта да анда Рәмил Бигновны катнаштырмау өчен Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та көч салган. Безгә бу хакта телевидение хезмәткәрләре ирештерде”, диде Мәҗит Хуҗин.

Ул түгәрәк өстәл утырышында катнашкан тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафыйков белән Леонид Чернов утырышта Казандагы эшчәнлеккә уңай бәя бирүләрен ирештерделәр. Алар Дәүләт шурасында комитет рәисе Разил Вәлиев белән эшлекле сөйләшүгә югары бәя бирделәр.

Шул ук вакытта Татарстан телевидениесе төшергән тапшыруның шактый “сөннәтләнүе” ихтималы барлыгын да әйттеләр. Татарстан Дәүләт шурасы Рәисе Фәрит Мөхәмммәтшин ул чаралар узган көннәрдә Варшавада Русия һәм Польша төбәкләренең икенче форумында катнашу сәбәпле, Башкортстан вәкилләре белән очраша алмаган. Ләкин аның ай азагында Башкортстан вәкилләрен кабул итүе турында килешенгән. Бу хакта да Мәҗит Хуҗин ирештерде.

Бойкот кирәкме, юкмы?

Утырышта җанисәпне бойкотлау-бойкотламау мәсьәләсе кабат калыкты. Элегрәк хәбәр итүебезчә, Башкортстан татар иҗтимагый үзәге җанисәпне бойкотлау турында карар чыгарган иде. Әлеге җыелыш Башкортстан татар оешмалары берлеге рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин Вьетнамда сәфәр кылган көннәренә туры килгән иде.

Бу утырышта Мәҗит Хуҗин бойкотлау Башкортстан татарлары мәнфәгатенә туры килмәвен ирештерде: “Татар булып язылыр, җанисәп барышында канун бозуларны теркәр урынына бойкот белдерү - ул Башкортстан хакимиятенә ярдәм итү булып тора. Җанисәп узып, берничә йөз мең татарыбыз югалган очракта, алар: “Сез бит бойкотлап, халык санын алуларда катнашмадыгыз, шуңа кимегәнсездер”, дип әйтәчәкләр.

Ә сез Башкортстан хакимияте провокациясенә бирелеп, шуңа ярдәм итәсез. Бойкотны онытыгыз!”, диде. Татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләренең күпчелеге - башлыча татар иҗтимагый үзәге әгъзалары үз фикерләрендә калдылар. Ягъни, бойкотлауны хупладылар.

Илдар Габдрафыйков
Утырышта катнашкан тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафыйков: “Бойкотлау мөмкин. Ләкин аңа бар татар оешмалары да катнашырга тиеш түгел, иң радикал берничә оешма катнашса җитә”, диде. Ул моны Башкортстандагы җанисәпнең канун бозулар белән үтүе турында халыкара яңгыраш бирү өчен кирәк дип исәпли. Татар оешмаларында бойкот мәсьәләсендә һаман да булса уртак фикер юк. Аңа бәлки май ахыры узачак фәнни-гамәли конференция ачыклык кертер.

Утырышта “татар милләте генә түгел, җырларын да йоталар” дип билгеләнде. Шулай дип Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Шамил Җиһаншин чыгыш ясады: “Элегрәк Башкортстан телевидениесе һәм радиосы башкорт халык җырларын - башкорт халык җырлары дип, татар халык җырларын - татар сүзен алып ташлап, халык җырлары дип игълан итә иделәр. Хәзер шул халык җырлары дигәнне дә “башкорт халык җыры” дип игълан итә башладылар. Ягъни, безнең рухи мирасыбызга да кизәнәләр”.

Утырышта шундый үзләштерелгән җырларны яздырып мәхкәмәгә бирергә килешенде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG