Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нургалиев: “Милициядә эшләр өчен фәрештәләр табып булмас”


Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев милициядә эшләр өчен бөтен яктан да килгән кешеләрне табып булмый, шулай да эчке эшләр идарәләрен намуссыз милиционерлардан чистартырга кирәк, ди.

19-20 майда Казанда бу мәсьәләгә багышланган киңәшмә узды. Бирегә Бәйсез дәүләтләр берлеге илләрендәге эчке эшләр министрлыгы идарәләре җитәкчеләре җыелды. Чара кысаларында министр Нургалиев Татарстан милициясендә кадрларны психологик яктан өйрәнү һәм милициядә җитәкчеләрне әзерләү тәртибе белән танышты.

2010 елда Русия эчке эшләр идарәсендә 370 хезмәткәр, үз вазыйфаларын намуслы башкарырга сәләтле түгел дип табылды. Узган ел мондыйлар саны 550 кеше булган.

Рәшит Нургалиев сүзләренчә, бүген Русия милициясе белгечләре үзгәреш чорын кичерә. “Җәмгыять үзгәрү белән, милиция дә үзгәрергә тиеш. Әмма бу идарәнең кайбер хезмәткәрләре, иске гадәтләр буенча яши. Шуңа да министрлыкта кадрларны сайлау тәртибен үзгәртеп кору кирәк”, ди ул.

Татарстанда исә, 3 ел милиция тармагындагы кадрларны әзерләү буенча 5 баскычтан торган тәҗрибә үткәрелә. Аның нигезендә башта милициягә эшкә урнашырга теләгән кешенең социаль-психологик сурәте булдырыла. Соңрак бу кешедә җитәкче сыйфатлары тикшерелә. Шулай ук дөресен сөйләүне ачыклаучы җиһазда кешенең милициягә нинди уйлар белән эшкә кергәнен, кеше белән ничек аралашуы карала.

Рәшит Нургалиев әлеге тәҗрибә белән танышып, Татарстанда эшләнгәннәрдән канәгать калды. Бу җиһазларда ул үзе дә тикшеренде. Министр сүзләренчә, милициягә эшкә алганчы иң элек, кешенең бу идарәгә нинди ният белән килүен аңларга һәм кешенең урта белем дәрәҗәсен тикшерү шарт. “Милициядә эшләр өчен идеаль кешеләрне табып булмый, әмма моңа омтылырга кирәк”, ди Нургалиев.
XS
SM
MD
LG