Accessibility links

Кайнар хәбәр

Меркель финанс тармагын реформаларга чакыра


Германия канцлеры Ангела Меркель тагын бер мәртәбә дөнья финанс тармагы эшчәнлеге кагыйдәләрен үзгәртергә чакырды.

Берлинда халыкара конференциядә чыгыш ясап Меркель дөньяның төп икътисадларын берләштерүче “Зур егермелек” илләре финанс базарларын көйләүче бердәм кагыйдәләр булдырырга тиеш диде.

Грециядәге финанс кризисы Европаның бердәм акча берәмлеге евро тотрыклылыгын куркыныч астына куйды.

Кичә Меркель евро җимерелгән очракта аның Европа Берлегенә тәэсире фаразлап бетермәслек булачак диде.
XS
SM
MD
LG