Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камалова шикаятенә башка мәгънә салмакчылар


Страсбургтагы Европаның кеше хокуклары мәхкамәсе бинасы
Страсбургтагы Европаның кеше хокуклары мәхкамәсе бинасы

Казаннан Аида Камаловага аның шикаяте теркәлүе турында Европа мәхкәмәсеннән икенче хат килгән. Камалова хокукларын яклаучы Борис Пантелеев Русиянең әлеге дәгъваларга башка төрле мәгънә салырга тырышуын әйтә. Шуңа алар аңлатма кәгазьләре тәкъдим итмәкче.

Аида Камалованың Бердәм дәүләт имтиханын татарча бирдертү турындагы эше Страсбург мәхкәмәсенә юлланганга инде ярты елдан артык вакыт узды. Хәзер шикаятьнең тикшерүгә яраклы булуын караучы комиссия үз сүзен әйтергә тиеш. Бу – беренче этап. Аннары инде рәсми рәвештә җавап тотучы буларак ул Русия ягына юлланачак.

Ләкин хокук фәннәре кандидаты, "Кеше һәм канун" хокукый мәгълүмат агентлыгы ("Человек и закон") җитәкчесе, татар ПЕН клубының хокукчысы Борис Пантелеев кайбер аңлашылмаучанлык килеп чыгуын әйтә.

“Кайбер матбугат чаралары без татар телендә укучы балалар бөтенләй урыс теленнән имтихан бирмәсен дип көрәшәбез дигән язмалар бастырды. Икенчеләре исә, урыс телен ничек татарча бирергә уйлыйсыз дигән мәгънәсез сорау куйды. Шуңа бу эш хәзер аңлатмалар таләп итә”, ди ул.

Татарча укыган фәннәрне ана телендә бирү

Борис Пантелеев
Пантелеев әйтүенчә, монда сүз һич кенә дә урыс теленнән имтиханны алмаштыру турында бармый. Ә бары татарча өйрәнгән фәннәрне шул телдә бирү үтенече истә тотыла.

“Менә шул чакта инде шикаятьтә әйтелгән дискриминация дә булмас иде. Аида Камалованың кызы урыс теленнән имтиханны һичшиксез тапшырачак, чөнки ул канун нигезендә каралган, сүз математика, химия, физика турында бара. Чөнки БДИга 4 фән тапшырырга кирәк. Ә ул аларны татарча үзләштергән”, ди ул.

Башка милли азчылыклар да яклау белдерә

Камалованың шикаятен Русиядәге башка милли азчылыклар да яклап чыккан. Чөнки Русия мәктәпләрендә 47 тел кулланыла, ә имтиханга килеп җиткәч аны бары урыс телендә генә бирү мәҗбүр булып чыга.

“Без инде Якутиядән дә яклау хатлары алдык”, ди Пантелеев.

Ул киләчәктә эшне карау булганда ул инде өстәмә аңлатма кәгазьләр тәкъдим итәргә җыенуын әйтә.

“Безнең шикаятьне ничек кире кагарга тырышачакларын инде аңладык һәм моны булдырмау өчен без хәзер Аида Камалова кызының имтихан тапшырырга җыенган фәннәрен тәкъдим итеп, барысын да аңлатачакбыз. Ягъни өстәмә кәгазьләр бирәчәкбез”, ди Пантелеев.

Ул шикаять каралганчы әле берничә ай вакыт узар дип саный. Әмма аның асылын дөрес аңларлар дип өметләнүен әйтә.
XS
SM
MD
LG