Accessibility links

Кайнар хәбәр

Актаныш үзешчәннәре Камал сәхнәсендә хисап тотты


Быел Актаныш авылы 300 еллыгын билгели. Бу датага багышлап актанышлар 19 майда Казанга үзешчәннәрнең зур концертын алып килде. Камал театры сәхнәсендә алар тәнәфессез өч сәгать мәйдан тотты. Концертта барлыгы 250 кеше катнашты.

Актаныш Татарстанның көнчыгышында урнашкан, Башкортстан белән чиктәш район. Халкы игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. Шулай ук актанышлар элек-электән көчле үзешчән сәнгать белән дан тота.

Концерт программасы тарихи-лирик композиция белән башланып китте. Актанышның тарихына кагылышлы сәхифәләр ачылды. Аның табигате, бу төбәкне аккошлар үз итүе турында аккошлар биюе белән сөйләделәр.

“Наз”, “Умырзая” - җыр, “Мизгел” бию ансамбльләре, үзешчән җырчылар Роза һәм Илназ Шәйдуллиннар, Атлас Әмируллин, Лилия Хөсәенова, Рәзилә Галиева, “Чакматаш” юмор театры һәм башкалар чыгыш ясады. “Агыйдел” халык бию ансамбле татар, башкорт, рус биюләрен башкарды. Мари Суксу авылының “Ший памаш” (“Салкын чишмә”) фольклор ансамбле чыгышын тамашачы көчле алкышларга күмде.

Халык уен кораллары ансамбле чыгышы


Соңгы вакытта быелгы җанисәп белән бәйле язмаларда, фәнни китапларда Актаныш районында, гомумән, Татарстанның көнчыгышында элек башкортлар яшәгән дип расларга омтылулар бар. Болардан соң “Актанышлар үзләре бу турыда беләме соң?”дигән кинаяле сораулар да ишетергә туры килә. Ә үзешчәннәр концертында бу халыкның татар рухы бөркелеп торды.

Концерт ахырында сәхнәгә район башлыгы Энгель Фәттахов менде. Ул бу концертны оештыруга ярдәм иткән якташлык җәмгыятенә, иганәчеләргә рәхмәт әйткәннән соң: “Актаныш – саф татар районы. Бездә балаларны татарча укыту проблемы юк, мәктәпләрдә укыту татар телендә бара. Безгә, киресенчә, балаларны рус һәм инглиз теленә өйрәтергә кирәк”, дип чыгыш ясады.

Концертны Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев тә тормыш иптәше Сәкинә ханым белән тамаша кылды.

Ахырда татар киемендәге кызлар тамашачыларны Актаныш чәкчәге белән сыйлады.

Юбилейга пешерелгән чәк-чәк


Театрның фойесында кул эшләреннән, сәнгать мәктәпләрендә укучы балаларның рәсемнәреннән торган күргәзмә эшләде. Камыр ризыклары, чәк-чәк, яшелчә, балык сату оештырылган иде.

Актанышлар моннан ике ел элек тә шушындый зур концерт белән Казан тамашачысы алдында хисап тоткан булган. Быелгысы Актаныш авылының – 300, районга 80 ел тулуга багышланды.

Юбилей уңаеннан район турында китап әзерләнгән. Китапка шушы төбәктә яшәүче халыкның тарихы, бүгенгесе һәм районнан чыккан, исемнәре билгелелек алган 2200 кеше турында мәгълүматлар тупланган.
XS
SM
MD
LG