Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:13

Мәскәү БМОда Иран резолюциясе турында консенсуска өметләнә


Мәскәү БМОның Иранга каршы яңа резолюция өлгесе турында уртак фикер табу мөмкин дип өметләнүен белдерде.

Тышкы эшләр министры Сергей Лавров шулай ук Тәһранны атом ягулыгын алмашу планы турында тәфсиллерәк мәгълуматны мөмкин кадәр тизрәк БМОның атом энергия идарәсенә җибәрергә өндәде.

Вашингтон бу атнада Төркия, Бразилия һәм Иран төзегән атом ягулыгын алмашу килешүен кире кагып БМО Иминлек шурасында Иранга каршы яңа чикләүләрнең тизрәк хуплануына ирешергә тырыша.

Кичә кич АКШ президенты Барак Обама Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоганга шылтыратып, Тәһран аз баетылган уранының бер өлешен медицина тикшеренүләре өчен кирәкле дәрәҗәдә баетылган атом ягулыгына алмашырга ризалашса да, аның уран баетуны дәвам итүе ышаныч бирми диде.

XS
SM
MD
LG