Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:23

9 майга каршы төндә 90 кешенең үлеменә китергән Кемероводагы “Распадская” шахтасында шартлауга нәрсә сәбәпче булганы әле дә мәгълүм түгел. Төбәктә канәгатьсезләр саны арта, хакимият шахтерларның каршылыгыннан шүрли.

Кемероводагы шахтер Борис Нефко җитештерүне арттыру һәм күбрәк хезмәт хакы алу өчен еш кына иминлек тәртипләрен бозуын әйтә.

Русиядә моның ише җитештерү тармагына бу хас нәрсә, чөнки махсус квоталар бүленә һәм аны үтәргә тиешле.

Нефко финанс кызыксындыру булганда, әле мондый казалар киләчәктә дә кабатланачак дип саный.

“Мин үзем дә иминлек тәртибен бозганым бар. Чөнки аларга күмер бир дә, күмер бир. Ә безгә аннан күпме генә кала инде. Бер сумнан 7-8 тиендер, калганын барысын да үзләренә алалар”, ди ул.

Әлегәчә 90 кеше үлеменә китергән шартлауга нәрсә сәбәпче булганы мәгълүм түгел.

Җитәкчеләр аны метан шартлау белән бәйли, гәрчә иминлек өчен аны билгеләү җайланмалары куелган булса да. Ләкин шахтерлар еш кына квотаны тутыру өчен ул җайланмаларга төрле юеш чүпрәкләр каплый, ә җитәкчелек моңа күз йома.

Халык протест чарасына чыкты

“Распадская”дагы шартлау шахтерлар арасында киеренкелекне арттырды, Кремль исә аларның баш күтәрүеннән шүрли.

Инде 15 май көнне шахтадан ерак түгел Междуреченски шәһәрендә йөзләрчә шахтер һәрдаим үз тормышларын куркыныч астына куярга тиешлеккә, шул ук вакытта түбән хезмәт хакын алуга канәгатьсезлек белдереп протест чарасына чыкты. Алар тимер юлны япты һәм полиция белән бәрелешләр барлыкка килде.

р 29 мартта Мәскәү метросындагы шартлауда үлүчеләр нисбәтеннән хакимият илкүләм матәм игълан итүен, ә “Распадская”га андый зур игътибар бирелмәүгә шахтерлар үпкәләү дә белдерә.

Ачуын тышкы чыгармаска тырышкан Русия премьер-министры Владимир Путин 17 май көнне телевидениедә “Распадская” җитәкчелеге белән видеоконференция уздырды. Анда ул ачыктан-ачык инде Ростехнадзор тарафыннан берничә кисәтү ясалган килеш тә, бернинди иминлек чаралары күрмәгән шахта җитәкчесе Игорь Волковны сүкте.

Җитәкченең икенче көнне үк эштән китүе, әлбәттә, гаҗәп тә түгел. Аңа хәзер гаепләү белдерелә.

Әмма белгечләр проблем төптәрәк ята дип саный.

Кул кулны юа, ике кул битне юа

“Распадская” - Кремль контролендәге һәм олигарх Роман Абрамович, Александр Абрамовка караган “Евроваз” ширкәтенеке. Әмма Путин ачуын бары Волковка гына чыгарды.

Элекке энергетика министры Владимир Милов бу өлкәдәге соңгы вакыттагы күп кенә казалар “Евроваз” ширкәтенә каравын әйтә.

Мисал өчен 2007 елның мартында Кемеровода Ульяновская шахтасында шартлауда 110 кеше үлде. Тикшерү соңрак метанны билгеләүче җайланманың сүндерелгән булуын ачыклады. Ике айдан соң шулай ук Кемероводагы “Юбилейная” шахтасында 38 шахтер үлде.

Белгечләр, хакимияткә бу шахталардан шактый акчалар кала дип саный. Шул сәбәпле, эшчеләрнең хезмәт хакы түбәнәя һәм алар аны арттыру өчен иминлек чараларын истә тотмаска мәҗбүр була.

“The New York Times” язуынча, шахтерларның хезмәт хакы аена 830 доллар диелә, әмма квота үтәлгән очракта ул 1164 долларга җитәргә мөмкин. Шул ук вакытта уртача хезмәт хакы – 580 доллардан артмый.

Белгечләр коррупция булганда, шахталарда казалар дәвам итәчәк дигән фикердә тора.

Моннан тыш Милов соңгы елларда бәйсез һөнәр берлекләренең эшен юк итү өчен Русиядә шактый гамәлләр кылынуын әйтте.

“Моңа ФСБ һәм хокук яклаучылар да җәлеп ителде”, ди ул.

Шуңа шахтерлар хәзер күпчелектә яклаусыз кала.

XS
SM
MD
LG