Accessibility links

Марат Барыев Русия Олимпия комитетына китә


Марат Барыев
Марат Барыев

Пәнҗешәмбе кичендә Мәскәүдән көтелмәгән хәбәр килеп төште. Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Барыев Русия Олимпия комитетының башкарма җитәкчесе итеп билгеләнгән. Шулай итеп, Барыев Татарстаннан федераль дәрәҗәгә күтәрелгән тагын бер җитәкче булды.

Пәнҗешәмбе Мәскәүдә Русия олимпия комитетының гадәттән тыш җыелышы үтте. Әлеге утырышта Русия хөкүмәтенең вице-премьеры Александр Жуков Олимпия комитетының яңа президенты итеп расланды. Комитетның элекке башлыгы Леонид Тягачов Ванкуверда үткән кышкы Олимпия уеннарында Русия такымы начар нәтиҗә күрсәткәннән соң, вазифасыннан китәргә мәҗбүр булган иде.

Шул ук утырышта оешманың низамнамәсенә үзгәрешләр кертелде. Шул исәптән, комитетның башкарма җитәкчесе дигән яңа вазифа булдырылды. Бу урынга Жуков 48 яшьлек Марат Барыевны тәкъдим итте. Ул аның элекке урынында бик нәтиҗәле эшләвен, Казанның 2013 елда Универсиада үткәрү хокукына ия булуында һәм Русиянең спорт башкаласына әйләнүендә зур өлешен билгеләп үтте.

Жуков үзе вице-премьер вазифасыннан китәргә җыенмый, димәк Олимпия комитетында төп йөкне аның башкаручы мөдире тартырга тиеш булачак. Русиянең югары җитәкчелеге Олимпия комитетының яңа җитәкчеләре алдында комитетта тәртип урнаштыру, Лондон (2012) һәм Сочида (2014) үтәчәк Олимпия уеннарында яхшы нәтиҗәгә ирешүне төп максат итеп куя.

Бүгенге билгеләнүе турында Марат үзе болай диде: “Уйлап торырга вакыт булмады, бу эшне шушы атнада гына тәкъдим иттеләр. Вазифа – комитетның эшен яхшырту, кирәк булса, структур үзгәрешләр башкару. Максат – Русиянең олимпия хәрәкәтен үстерү, җыелма такымнарны Лондон һәм Сочи уеннарына әзерләү. Шуннан чыгып, үзем өчен шартлы рәвештә бу эшне әлегә 2014 ел белән чиклим.”

Барыевның Мәскәүгә китүе берьяктан Татарстан өчен уңай бәяләнә. Хәзер ул республика мәнфәгатьләрен тагы да ныграк кайгырта алачак, диләр. Икенче яктан, төрле түрә төркемнәренә кермәгән, ыгы-зыгылардан читтә торган, үз эшен белгән, оста һәм тәҗрибәле җитәкченең китүенә Татарстанда үкенеч белдерүчеләр дә бар. Мисал өчен, “Сәләт” яшьләр оешмасы һәм күп кенә башка оешмалар аның даими ярдәмен тоеп яшәде.

Марат Барыевның Мәскәүгә китүе узган айда гына расланган яңа хөкүмәттә аның урынын кем алыр дигән сорау тудырды. Өч елдан Казанда универсиада үтәсен искә алганда, бу вазифа шактый әһәмиятле. Марат үзе “Варис турында әлегә берни әйтәсем килми, бу мәсьәлә якын арада хәл ителергә тиеш” дигән сүзләр белән чикләнде.


Марат Мансур улы Барыев 1961 елның 9 июлендә Казанда туган. 1984 елда Казан авиация институтын тәмамлап “инженер-механик” белгечлеген алган. 1984-86 елларда Казан авиация берләшмәсендә инженер-конструктор булып эшләгән. 1986-91 елларда комсомол эшендә. 1992-94 елларда Казанның Ленин районы яшьләр вакыфының идарә рәисе. 1994 елдан Татарстанның балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе. 2001 елдан Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры. 2005 елдан Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры. 2000 елда читтән торып Казан университетын тәмамлаган, “юрист” белгечлеген алган. Сәяси фәннәр кандидаты.


XS
SM
MD
LG