Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә студент кыз төннәрен оппозицияне аулый


Аңа 21 яшь. Ул үзен Муму дип атый, фотомодель булып эшли, ә төннәрен Русия хакимиятен тәнкыйтьләүчеләргә ауга чыга. Муму фатирында аның белән ятакта булганнарның һәрбер гамәлен яшерен видеокамералар яздырып бара.

The Daily Mail хәбәрчесе Оуэн Мэттьюз “Муму фатирында, анда кунакта булган ирләр сөйләвенчә, Муму белән никахсыз җенси элемтәгә керү, аның дус кызлары белән өчәүләп тә бергә булырга, наркотик үләннәр тартырга һәм мул кокаиннан сыйланырга мөмкин. Әмма аның корбаннарының үкенеченә, аларның һәрбер гамәлен фатирның һәрбер урынына урнаштырылган яшерен камера яздырып бара”, - дип яза.

Газета язуынча, инде 6 оппозицион җитәкче, журналист һәм күзәтүче Русия интернет сәхифәләренә чыгарылган видеоязмаларда, көтмәгәндә үзләренең Муму белән төп рольләрне башкаручы булуларын ачыклаган.

“Язмалар профессиональ дәрәҗәдә төшерелгән. Күрәсең монда федераль көчләрнең дә катнашлыгы бар. Хакимиятләр моны 2 максат белән, дискредитация һәм шантаж өчен эшли”, - ди Муму корбаннарның берсе Виктор Шендерович.

Мәкалә авторы ятактагы әлеге яшерен операцияләр өчен аны кем яллаганлыгын ачыкларга тырыша. Мумуның чын исеме Екатерина Герасимова. Мәскәүдәге ул эшләгән “Прогресс” модель агентлыгы мәгълуматларына караганда, аның буе 175 сантиметр.

Анда кунак булган кайбер ирләр әйтүенчә, Муму күңел ачырга бик тә ярата, шул ук вакытта ахмак кыз да түгел.

Мәкалә авторы язуынча, үз юнәлешендә ул һәртөрле проектта ярдам итә ала. Ул үз проектын камилләштерү өчен кимендә 2 ел эшләгән булырга тиеш.

Аның беренче корбаннарының берсе, 27 яшьлек буйдак Илья Яшин үз блогында язуынча, ул Катя һәм аның дусты Настя белән 2008 елның җәендә танышкан.

Мэттьюз язуынча, совет чорында КГБ мондый ысулларны Көнбатыш сәясәтчеләрен һәм дипломатларын үз ятмәсенә эләктерү өчен киң куллана торган булган.

Былтыр шуңа охшаш капканга Екатеринбурда эшләүче британ дипломаты Дҗеймс Һадсон да эләккән иде. 2 хатын кыз белән саунада видеога эләккәннән соң Һатсон тышкы эшләр министрлыгыннан китәргә мәҗбүр булды.

Автор фикеренчә, бу эшләр артында ФСБ торуы дөреслеккә иң охшаганы. Белгечләр видео бик оста төшерелгән һәм профессиональ дәрәҗәдә монтажланган дип исәпли. Шулай да элекке ФСБ генералы Алексей Кондауров бу хосусый иминлек ширкәтләре эше булырга охшаган ди.

Кремльнең Мәскәүдәге оппозицион киңкүләм мәгълумат чараларына чыдамлыгын искә алып мәкалә авторы Муму корбаннарының берсе дә Кремльгә куркыныч тудырмый бит, нигә аларны шундый оят хәлгә куярга дигән сорау да күтәрә.

Аның фикеренчә, бу эш артында Кремль түгел, ә элекке ФСБ хезмәткәрләре торырга да мөмкин. “Бәлки алар былтыр Медведев башлаган җепшеклек чын демократик тормышка таба башлангыч була алыр дип курка һәм оппозициянең булачак җитәкчеләрен алдан ук оят хәлгә калдырырга һәм дискредитацияләргә телилләрдер”, - ди The Daily Mail.

Өченче фараз исә бу эш артында “төсле инкыйлабларга” юл куймау өчен оештырылган, Кремль яклы яшьләр хәрәкәтләре торырга мөмкин дигән фараз.

“Күп кенә күзәтүчеләр һәм корбаннар фикеренчә, Мумугейтны шундый яшьләр оешмалары үзләренең әһәмиятен күтәрү һәм Кремльгә үзләренең әле дә файда китерә алуларын күрсәтү өчен оештырган булырга мөмкин”, - диелә мәкаләдә.

“Шулай да, Мумугейт кемнең дә булса карьерасын җимерү өчен оештырылган булса да, ул үз максатына бик үк ирешә алмады. Русия халкын шаккатыру алай җиңел эш түгел”, - ди газета һәм Русия халкының оркестрны идарә итүче исерек Ельцинны күргәнлеген дә, баш прокурор Скуратовның фәхишәләр белән булуын күргәглеген дә искә төшерә.

Русиянең иң тәэсирле газета һәм журналларының, шул исәптән Кремль яклыларының да 20 мөхәррире Муму корбаннарының берсе, “Русский Newsweek” мөхәррире Михаил Фишманны яклап ачык хат имзалады.

“Кремль Мумугейт турында әлегә берни дәшми, аның рәсми вәкилләре “монда безнең бер катнашыбыз да юк” дигән позициядә тора. Бәлки бу чынлап та шулайдыр. Башка бер нәрсә сагайта: Кремльнең дәшмәве оппозицияне ауларга яраганлыгын күрсәтә. Өстәвенә Мумугейт сәясәттә турыдан-туры иске КГБдан алынган пычрак ысулларның яңа ямсез чорын ачып җибәрә”, - дип яза газета.

“Путин Русиядә демократик сәяси тормышны үтерде, һәм хәзер сәяси көрәш шантаж дәрәҗәсендә алып барыла”, ди автор. Аның фикеренчә, Русиядә әле дә махсус хезмәтләр хакимлек итә.
XS
SM
MD
LG