Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:17

Клинтон: Сеул корабын батырган Пхеньян җәза алырга тиеш


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Төньяк Корея Көньяк Корея хәрби корабын батырган өчен халыкара җәмәгатьчелекнең җавабын алырга тиеш диде.

Клинтон моны бүген Токиода Ерак Көнчыгыш сәфәренең башында әйтте. Сәфәр барышында ул шулай ук Кытай һәм Көньяк Кореяга да тукталачак.

Кичә берничә илдән торган шура Көньяк Корея корабын март аенда торпедо белән батырган Пхеньянны хөкем итеп чыкты.

Әлеге һөҗүм нәтиҗәсендә 46 кеше һәлак булды.

Пхеньян Сеул хәрби җавап биргән очракта сугышка әзер булуын белдерде.

XS
SM
MD
LG