Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мексика култыгында диңгезгә агучы нефть уйланылганнан күбрәк


British Petroleum Мексика култыгында диңгез төбендәге тишелгән нефть коесыннан чыгучы нефть күләме моңарчы уйланганнан зуррак булуы ачыклануын белдерде.

Диңгезгә нефть чыгу нәтиҗәсендә төбәктәге сирәк очрый торган кыргый табигатькә зур зыян килергә мөмкин.

Моңарчы British Petroleum диңгез төбендә 1 ай элек тишелгән торбадан көненә 5 мең мичкә генә нефть агып ятуын белдергән иде.

Әмма ширкәт сүзчесе әйтүенчә, хәзер анда төшерелгән икенче торба белән тишелгән урыннан көненә 5 мең мичкә нефть суыртыла.
Алай да күзәтү камералары ул торбага кермичә читкә шактый күп нефть чыгуын күрсәтә.
XS
SM
MD
LG