Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Гыйрактагы көрд сепаратистларын утка тотты


Төркия хәрби очкычлары Гыйракның төньягында Көрд эшчеләр фиркасе урнашкан урыннарны утка тотты.

Төбәктә соңгы 2 елдагы әлеге иң зур хәрби чарада 20 очкыч катнашты.

Юллар булмаган таулы Харкук төбәгендә 50 һәдаф юк ителгән.

Саклану министрлыгы пәнҗешәмбе иртән башланган хәрби чараның әле дә дәвам итүен белдерә.

Хәбәр агентлыклары Гыйракның төньягындагы Зап районында да көрд сепаратистлары корылмалары юк ителүе турында әйтә.
XS
SM
MD
LG