Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:27

Мөшәррәф Пакстанга кайтырга җыена


Пакстанның читтә яшәүче элекке президенты Пәрвәз Мөшәррәф илгә кайтып яңадан сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнергә җыенуын игълан итте.

CNN телевидениесенә интервьюда Мөшәррәф иминлек өчен үзенең кайчан кайтачагын әйтергә теләмәвен белдерде, әмма бу якын киләчәктә булачак диде.

Аның яңа сәяси фирка теркәү турында мөрәҗәгать тапшыруы хәбәр ителә.

Мөшәррәф хакимияткә 1999 елда хәрби түнтәрелеш нәтиҗәсендә килде, 2008 елда парламент сайлауда үз тарафдарларының җиңелүе сәбәпле хакимияттән китәргә мәҗбүр булды.

XS
SM
MD
LG