Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар көрәше дөньяны яулый, ә Мәскәү танымый


Казанда 22-23 майда дөньякүләм татар көрәше чемпионаты уза. Беренче тапкыр була торган бу тарихи вакыйгада 20дән артык илдән көрәшчеләр катнаша. Көрәшчеләр бу чара Русиянең спорт җитәкчелегендә дә татарча көрәшкә уңай караш уятыр дип өметләнә.

Казанга беренчеләрдән булып Көньяк Корея, Кытай, Монголия көрәшчеләре килеп төште. Төркмәнстан, Таҗикстан, Һиндстан, Латвия һәм башка илләрнең батырлары да Татарстан башкаласында инде.

Азия илләрендә, Иран, Гыйрак, Монголия, Һиндстан һәм Пакстанда билгә бау салып көрәшәләр. Аларда аяк чалырга ярый, әмма аркага салу тыела. Татарча көрәш таләпләре исә, киресенчә.

Чемпионат алдыннан татар билбау “Көрәш”е халыкара федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов: “Безнең көрәш төренең дә танылуын һәм популяр булуын телибез”, дип белдергән иде. Миңнәхмәтов үзе күптән түгел генә Азия чемпионаты - билбау көрәшеннән кайткан. Анда бары тик 7 ил генә катнашкан.

Дөньякүләм татар көрәше чемпионатына кайбер Европа илләреннән дә берәр кеше килергә теләк белдергән булган. “Әмма без аларга әлеге бәйгедә тулы команда белән генә катнашып була дигән катгый таләпләр куйдык”, ди Миңнәхмәтов.

Татарстаннар Русия такымы эчендә

Татарстан татарча көрәш иң киң таралган төбәк буларак аерылып тора. 30 меңләп кеше әлеге спорт төрен үз итә. Мисал өчен, Балтач районы чемпионатында 39 такым, 1100 кеше катнашкан.

Дөньякүләм чемпионатны оештыручылар әйтүенчә, Русия җыелма такымы өчен Үзбәкстан, Таҗикстан, Иран һәм Корея спортчылары җитди көндәш булып тора.

Үзбәкләр дә әлеге спорт төрен “күрәш” ди. Кыргызлар исә, “алыш” дип атый. 1964 елда “көрәш” татар-башкортныкы буларак теркәлгән. Дөнья чемпионатында Татарстан егетләре Русия такымы вәкилләре буларак бил алышачак. Такымга Татарстаннан ике көрәшче кергән. Алар - Лениз Абдуллин һәм Руслан Нургалиев. Лениз 85 кг авырлыктагылар белән бил алышса, Руслан 65 кгдагылар белән мәйданга чыгачак.

Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов әйтүенчә, җыелма такым спорт шартлары нигезендә булдырылган. Русия төбәкләрендә дә кызыксыну уянсын өчен бу махсус шулай эшләнгән. Соңгы 4 ел эчендә Русия төбәкләрендә дә егетләр татарча көрәшне үз итә башлады, дип белдерә оештыручылар.

"Ак барс" көрәшчеләр сарае. Чемпионат шунда уза.

Татарстан көрәш федерациясе вәкиле Наил Хәмидуллин сүзләренчә, Русиядә, гомумән, көрәшнең хәле бик шәптән түгел. Күп очракта көрәшчеләр финанс кыенлыклары кичерә.Чөнки көрәш спорт төрләренең федераль исемлегенә кермәгән.

Көрәшче һәм спорт журналисты Айдар Шәймәрданов та Мәскәү түрәләренең моңа нәкъ милли юнәлеше булганга күрә каршы икәнлеген әйтә. “Татар дигән сүзе булгач, ул күмәкләштерә алмый, дигән мәгълүмат җиткерә Русия федерацияләре. Күбесенчә каршылык милли үзенчәлеккә барып тоташа. Ә менә билбаулы көрәш җиңел генә кереп китте, чөнки ул дөньяның төрле илләрендә бар”, ди Шәймәрданов.

2005 елда Татарстан бер тапкыр дөнья чемпионаты үткәрде инде. Ул билбау көрәше иде. Шәйхетдинов хәзерге чара алдыннан: “Без инде үзебезнең милли көрәшнең дөньякүләм чемпионатын үткәрәбез”, дип белдерде.

Билгеле булганча, 2013 елда Универсиада да булачак спорт ярышлары арасында көрәш тә бар. Әмма милли, татарчасы түгел, әлегә Русия түрәләре таный торган билбау белән көрәш.

Татарстан көрәшчеләре министр Марат Бариев Русия Олимпия комитетының башкарма мөдире итеп сайлангач, татарча алымнарга нигезләнгән көрәш төренә караш уңай якка үзгәрер, дип өметләнәләр.

Ә Шәймәрданов исә, татар көрәше Русиянең үз эченнән генә түгел, ә дөньякүләм таралып Мәскәү түрәләренә үзен танытачак, дигән карашта. Бу көннәрдә Казанда үтә торган чара дәлилнең бер үрнәге булып тора.
XS
SM
MD
LG