Accessibility links

Казага очраган Һиндстан очкычында 160 юлчы булган


Һиндстан көньягындагы “Боинг-737” казасында очкычта булган барлык кешедә диярлек үлгән.

Җирле рәсмиләр белдерүенчә, бары 6-7 кеше генә исән калырга мөмкин. Һинд телевизион каналлары 3 кешенең хастаханәгә озатылуын күрсәтте.

Шимбә иртән Дубаидан килүче Air India ширкәте очкычы Һиндстанның Мангалора һава аланына төшәргә әзерләнгәндә казага очрады. Очкычта 160 юлчы һәм 6 экипаж булган дип фаразлана.

Хәбәрләргә караганда, “Боинг-737” төшү урынын узып китеп һава аланыннан берничә чакрымда очып төшә һәм яна башлый.
XS
SM
MD
LG