Accessibility links

Пан Ги Мун Тәһрандагы килешү шикләрне бетерүгә ярдәм итәр дип өметләнә


БМО генераль секретаре Пан Ги Мун Иран һәм Төркия арасында төзелгән уранны саклау һәм алмашу килешүе Көнбатышның Иран атом программы турындагы шикләрен бетерүгә ярдәм итәр дип саный.

Дүшәмбе көнне Иран җитәкчелеге Атом энергиясе халыкара агентлыгына (МАГАТЭ) бу атнада Тәһранда Иран, Төркия һәм Бразилия ил башлыклары арасындагы килешү турындагы рәсми хатны тапшырыр дип көтелә.

Атна башында Тәһран Төркия һәм Бразилия арадашлыгында ирешелгән атом ягулыгы алмашу килешүе нигезендә үзендә җитештерелгән 1200 килограмм аз баетылган уранны атом ягулыгы алу бәрабәренә Ираннан Төркиягә чыгарырга ризалашкан иде.

Көнбатыш илләр әлеге килешү җитәрлек түгел дип саный. Бу көннәрдә БМОның Иминлек шурасына Иранга каршы яңа чикләүләр кертү резолюция өлгесе тапшырылды.
XS
SM
MD
LG