Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Русиянең 3 оешмасына чикләүләрне туктатты


Кушма Штатлар хөкүмәте Иранга атом өлкәсендә ярдәм итә дип гаепләгән өч Русия оешмасына каршы кертелгән чикләүләрне туктатты.

Сүз Менделеев исемендәге Русия химия-технология университеты, "Рособоронэкспорт" ширкәте һәм Мәскәү авиация институты турында бара.

Шул ук вакытта дәүләт департаменты вәкиле Филип Кроули бу Вашингтонның Иранга каршы яңа чиклүләр кертүдә Русия ягыннан яклау табу өчен эшләнгән гамәл дигән сүзләрне кире какты.
XS
SM
MD
LG