Accessibility links

БМО Сомалида тотрыклык урнаштыру тырышлыгын икеләтә арттырырга чакыра


БМО генераль секретаре Пан Ги Мун дөнья җәмәгатьчелеге Сомалида хәлне тотрыкландыру өчен тырышлыкны икеләтә арттырырга тиеш дип саный.

Истанбулда Сомали проблемнарына багышланган халыкара конференциядә чыгыш ясап ул әлеге ил җитәкчелеге экстремизм белән көрәштә тынычлык белән хәл итүдә ярдәм көтә дип белдерде.

Инде 20 ел Сомалида гражданнар сугышы бара. Шул дәвердә анда тотрыклы хакимият булмады. Рәсми хакимият бары башкала Могадишоның кайбер районнарын гына үз карамагында тота.

Очрашу барышында Сомали пиратлары проблемасы да тикшерелә.
XS
SM
MD
LG