Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Нәүрүз" форумы узачак


7-11 июнь көнне “Нәүрүз” халыкара төрки халыклары театр фестивале кысаларында Казанда театр-белем бирү форумы узачак. Анда Казакъстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Тыва, Башкортстан, Чуашстаннан театр вәкилләре һәм журналистлар катнашачак.

Форум актер осталыгы, сәхнә хәрәкәте, режиссер осталыгы, театр тәнкыйте юнәлешләре нигезендә берничә мәйданда узачак. Моннан тыш, театр менеджменты һәм PR, курчаклар театры осталыгы өлкәсендә лекцияләр һәм семинарлар каралган.

“Татар-информ” хәбәр итүенчә, форум кысаларында Русия һәм БДБ илләре милли театрларына багышланган секция дә эшләячәк. Анда Г. Камал театры спектакльләрен карап, фикер алышу көтелә.
XS
SM
MD
LG