Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:58

Британиянең яңа тышкы эшләр министры Әфганстанга килде


Бөекбританиядә сайлаудан соң барлыкка килгән яңа хөкүмәтнең тышкы эшләр министры Уильям Хейг Әфганстанга килде. Хейг, саклану министры Лайам Фокс һәм халыкара үсеш министры Эндрю Митчелл президент Хәмит Карзаи һәм башка рәсмиләр белән очрашмакчы.

Бер атна элек Карзаи Бөекбританиянең яңа премьер-министры Дэвид Кэмероном белән сөйләшүләр уздырган иде. Кэмерон 10 мең британ хәрбие хезмәт иткән Әфганстан Лондон тышкы сәясәтенең бер мөһим өлеше булачак дип әйтте.

XS
SM
MD
LG