Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан вице-премьеры чит ил махсус хезмәтләрен телефон сөйләшүләрен тыңлауда гаепли


Кыргызстанның премьер урынбасары Алмазбәк Атамбаев чит ил махсус хезмәтләрен илнең вакытлы хөкүмәт вәкилләренең телефон сөйләшүләрен тыңлауда гаепләде.

Якшәмбе көнне матбугат очрашуында Атамбаев Кыргызстанны шулай ук элекке президент Корманбәк Бакыев тарафдарлары да тыңлый дип белдерде.

Элегрәк Интернетта барлыкка килгән вакытлы хөкүмәт вәкилләренең сөйләшүләре аудиоязмасы шау-шу тудырды. Анда сүз акчаны канунсыз бүлү һәм Атамбаевның салым хезмәтенә кеше урнаштыру өчен зур ришвәт алуы әйтелә.

Атамбаев бу хакта сүз булуын, әмма ришвәт алмавын әйтә. Вице-премьер барысын да тикшерү ачыкларга тиеш дип өстәде.
XS
SM
MD
LG